Гөлия Камалтинова “туфлиле“, “танклы“ тортлар ясый

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

Менә бу торт өстенә шоколадтан ясалган туфли куелган. Ә монысы танк формасында килеп чыккан. Ике аккошлысы яшь парларга атап ясалган. Арада төрле чәчәклеләре, мультфильм геройлылары да бар. Якыннары һәм туганнарының яшенә, холкына карап ясый ул аларны. Хәзер инде бәйрәмнәрдә кибеттән торт сатып алуны күз алдына да китерми Гөлия. Нинди дә булса истәлекле көн якынлаша икән, фантазиясен генә эшкә җигә.

Әгерҗедә яшәүче Гөлия КАМАЛТИНОВА ясаган тортларның формалары да бик матур, тәме дә телне йотарлык. Бу шөгыль белән күптән мавыкмаса да, тортларның ниндиләрен генә ясамаган да һәм аларны ничек кенә бизәп карамаган инде ул?!

ҺӨНӘРЕ – ТЕХНОЛОГ

Иж-Бубый кызы Гөлия Казан химия-технология институтында технолог белгечлегенә укый. Студент елларында бик күп азык-төлек күргәзмәләрендә катнашырга туры килә аңа.

–       Менә шунда оста куллар тудырган могҗизаларга сокланып та, кызыгып та карый идем, – ди Гөлия.

Бишенче курста укыганда дус кызлары белән үзе дә торт ясарга тәвәккәләп карый ул. Аннан Иж-Бубыйда тортлар пешерү белән шөгыльләнүче дус кызы Нәзилә дә илһамландырып җибәрә аны. Иң беренче тортны яраткан әнисе һәм каенанасына атап ясый Гөлия. Әниләр көненә бүләк була ул Әлфия һәм Аидә ханымнарга.

Менә шул көннән башлап үзләрендә, туганнарында берәр бәйрәм, истәлекле көн булса, Гөлиянең үзенчәлекле торты табын түрен бизи. Ә тортлар һәрвакыт үзгәреп тора. Гөлия үзе дә көннән-көн камилләшүен яшерми.

–       Тортның камыры бик җайлы әзерләнә. Моның өчен йомырка, шикәр комы, он кирәк. Болар – төп ингредиентлар. Йомырканың агын миксер белән күпертәсең дә, калган әйберләрне акрынлап кушасың. Торт камырын калын итеп пешерәм. Суынгач урталай кисеп арасына төрле җиләк-җимеш, чикләвекләр тезәм, джем  җәям, – ди Гөлия.

Камырны да төрләндереп тора оста. “Үземнең рецепт буенча ясаганнары ныграк ошый“, дип тә өсти. Ә менә бисквитны кичтән пешереп, икенче көнне генә бизәсәң, җайлырак була икән. “Берьюлы эшләү вакытны да озак ала, арыта да. Ә бүлеп эшләгәч, алҗу сизелми“, ди Гөлия. Бизәү өчен остага фантазиясен ныклап эшкә җигәргә туры килә. “Кайвакыт нинди матурлык тудырыйм икән дип төн йокыларым кача“, ди елмаеп. Бу эштә интернет та ярдәм итә икән.

ИҢ КҮП ВАКЫТ – БИЗӘҮГӘ

Торт бизәү мәҗлескә биш-алты сәгать кала гына башкарыла. Ул кимендә ике сәгать вакытны ала икән. Ә крем болай әзерләнә: каймакка шикәр пудрасы, азрак ванилин кушып куерганчы күпертелә дә, шуңа төрле төстәге “буяулар“ кушыла. Буяуларны кишер, чөгендердән дә ясый Гөлия.

–       Торт әзер булгач табынга куйганчы кимендә дүрт сәгать торырга тиеш. Крем камырга сеңгәч, тагын да тәмлерәк була, – ди оста.

Торт бизәү формаларын, буяуларны Ижаудан махсус кибеттән кайтарта ул.

–       Хәзер бу яраткан шөгылемнән аерыласы да килми. Мин бит декрет ялында утырам. Улыбыз Риназга әле 1,5 яшь кенә. Ирем Руслан эштә булгач, вакытны ни белән булса да уздырырга кирәк. Мин үземә әнә шундый файдалы шөгыль табуыма, якыннарымны шатландыра алуыма бик сөенәм, – ди Гөлия. 

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International