Авылыбызда – юбилей!

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

23 нче октябрь көнне район башлыгы урынбасары Р.Т.Нурисламов, “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы редакциясе хезмәткәре М.Ягъфарова, авыл җирлеге башлыгы Ф.М.Юсупов авылыбызның хөрмәтле ветераны Закирова Сания Сәләхетдин кызын 90 яшь тулу белән котларга  бардылар. Сания апа бүгенге көндә улы-килене хөрмәтендә яши. Аны котларга туганнары, күршеләре дә кергән иде. Чәй өстәле артында барган мәҗлестә Сания апага изге теләкләр юлланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International