Әгерҗе егетләрен тантаналы төстә армиягә озаттылар

2017 елның 25 октябре, чәршәмбе

Районыбызның биш егетен тантаналы төстә армия сафларына озаттылар. Менә алар: Әгерҗедән Роман Абрамов, Данис Җиһаншин, Красный бордан Рафил Гәрәев, Кадрәктән Владислав Ишпаев, Исәнбайдан Әлфир Сундуков.

Аларга район хәрби комиссары Илгиз Галиев, “Әгерҗе шәһәре“ башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров, “Хәрби туганлык“ оешмасының райондагы  вәкиле Петр Шутов иң матур теләкләрен җиткерделәр, хәрби бурычларын намус белән үтәп, туган якка исән-сау кайтуларын теләделәр.

Егетләрне озатырга әти-әниләре, дуслары, туганнары да килгән иде.

–       Без сезне сагынып көтәрбез. Бер елдан күрешергә язсын, – диделәр алар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International