Әгерҗе сәнгать мәктәбе укучылары һәм мөгаллимнәре зур бәйгеләрдән кайттылар.
Мәскәүдә узган “Россия.ру-2017“ Халыкара телевизион IT-проект бәйгесендә катнашып, Укучыларның “Кашыкчылар“ ансамбле (җитәкчесе – Юлия Мөхәммәтҗанова) – беренче, “АРТ“ скрипкачылар ансамбле (Алия Заһидуллина) өченче дәрәҗә лауреат булдылар.
Казанда узган “Сәләт“ Бөтенроссия бәйгесендә мөгаллимнәрнең “Душа“ вокал ансамбле – лауреат, ә Алия Заһидуллина скрипка классында беренче дәрәҗә лауреат исемен алдылар.