24 нче октябрь көнне Девәтернә мәктәбендә ТР Конституциясе кабул итүнең 25 еллыгына Парламент дәресе үткәрелде

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

24 нче октябрь көнне Девәтернә мәктәбендә ТР Конституциясе кабул итүнең 25 еллыгына Парламент дәресе үткәрелде. Дәрескә чакырылган Девәтернә авыл җирлеге Советы депутаты Муратов К.Н. укучылар белән кызыклы әңгәмә үткәрде. Сүз Татарстан парламенты, “Конституция – илнең төп законы”, РФ һәм ТР  дәүләт органнары, депутатлар турында барды. Дәреснең йомгаклау өлешендә сүз мәктәп директоры, шулай ук авыл җирлеге Советы депутаты Габбасов А.Г.ка бирелде. Парламент дәресе мәктәп укучыларында якты тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International