5 ноябрьгә кадәр Татарстанда “Көзге каникул“ дип аталган профилактик чара уза.
Аның кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре шоферларны тикшерә. Төп игътибар яшь пассажирларны йөртүгә, җәяүлеләр хәрәкәтенә өстенлек бирмәү очракларын ачыклауга юнәлтелә. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче кече яшьтәге җәяүлеләр дә – игътибар үзәгендә. Алар хакында мәгълүмат укый торган мәктәпләренә юллана.