Әгерҗедә ел ахырына кадәр чаңгы базасы төзелә

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Әгерҗедә ел ахырына кадәр “Орешник“ ял паркында модульле чаңгы базасы төзелә. Ул 5,06 миллион сумга төшәчәк, диләр.

Гомумән, 30 декабрьгә кадәр Татарстанда 55,6 млн сум тирәсенә 11 чаңгы базасы төзеләчәк. Тиешле мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында басылган.

2017 елда Татарстанда блоклы модульле чаңгы базалары төзү тендерын “Татлизинг” оешмасы белдергән. Сатып алулар “СПОРТ ГРУПП” җәмгыятеннән генә башкарылган.

Чаңгы базалары Казанда Горький шоссесында, Әлмәт шәһәр мәйданында, Әгерҗе ял паркында һәм Болгарда Пионерлар урамында барлыкка киләчәк. Моннан тыш, Яңа елда яңа чаңгы базалары Кукмара, Минзәлә, Байлар Сабасы, Чаллы, Базарлы Матак, Алабуга һәм Ютазы бистәсе халкын сөендерәчәк. Акча Татарстан бюджетыннан бүленә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International