Әгерҗе районында нинди исемнәр популяр

2017 елның 3 ноябре, җомга

Октябрь аенда Әгерҗе районында 23 сабый дөньяга килгән. Шуларның 13е – малай, 10ысы – кыз.

Әти-әниләр балаларына Тамерлан, Константин, Роберт, Сергей, Алим, Әмир, Кирилл, Искәндәр, Давид, Эмиль, Прохор, Элан исемнәрен кушканнар. Ә кызлар арасында Алисә, Александра, Ева, Кира, Валерия, Самина, Ралина, Ясминә, Аидә исемнәре популяр.

Узган айда сигез пар никахын рәсмиләштергән, ун пар аерылышкан. 32 кеше вафат булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International