Салым хезмәте салым түләүче физик затлар өчен ачык ишекләр көне уздыра.
10 ноябрьдә – 9-18, 11 ноябрьдә 10-15 сәгатьләрдә милек, җир һәм транспорт салымын исәпләү һәм түләүгә карата сорауларга җавап алырга мөмкин булачак.
Шулай ук “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты“ интернет-сервисында теркәлү узарга ярдәм итәләр. Моның өчен үзегез белән паспорт һәм физик затны исәпкә кую турындагы таныклыкның оригиналы йә күчермәсе булу шарт.