Кәефең ничек, райондаш?

2017 елның 10 ноябре, җомга

Чулпан НУРМӨХӘММӘТОВАрайон китапханәсенең методик бүлекчәсе җитәкчесе:

–       Җомга көнне Бөтенроссия акциясенә кушылып без дә этнографик диктант яздык. Әлеге чара район китапханәсе базасында узды һәм анда 50гә якын райондашыбыз катнашты.Дирктант язучылар арасында укытучылар, табиблар, китапханә хезмәткәрләре бар иде. Аларны укучы волонтерлар бик җылы итеп каршы алдылар.

Диктант барышында 30 сорауга җавап бирергә кирәк иде. Аларның күбесе татар мәдәнияте, йолаларына кагылышлы булганлыктан, бернинди авырлык тудырмады. Районда гомер кичерүче башка халыкларның гореф-гадәтләренә кагылышлы сорауларга да җиңел җавап бирдек.

Тарихи сорауларга җавап биргәндә генә бераз югалып калдык. Шуңа күрә үз алдыбызга  алдагы елгы диктантка кадәр тарихны өйрәнергә дигән бурыч куйдык.

 

Гөлшат ИСМӘГЫЙЛЕВА, ТР Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе:

–       Узган атнада Казанның Спорт академиясендә өлкән буын вәкилләре арасында йөзү буенча республика ярышлары узды. Анда безнең районнан Нурсалих Хәбибуллин һәм Зәмфирә Ювакаева да катнаштылар. Гомумән алганда, республиканың 46 районыннан вәкилләр бар иде. Өлкәннәр шәхси йөзүдә һәм эстафетада сыналдылар. Һәркайсының җиңү дәрте белән януы, активлыгы, энергиясе соклану хисләре уятты. Күбесенең физик әзерлеге күпләр үрнәк алырлык. Димәк, алар хәзер дә спорт белән шөгыльләнәләр.

Райондашларыбыз югары нәтиҗәләр күрсәтә алмасалар да борчылмадык. Иң мөһиме – катнашу, аралашу бит. Районыбыз данын яклаган өлкән спортчыларыбызга ихлас рәхмәт.

 

Рәмзилә ШАКИРОВАпедагогика ветераны:

–       7 ноябрьдә Октябрь революциясенең 100 еллыгын билгеләп үттек. Хәзер сәясәтчеләр әлеге бәйрәм турында бәхәсләр алып барсалар да, безгә, революция идеаллары рухында тәрбияләнгән буынга, бу көн һаман да истәлекле.

Мәктәптә укыганда 7 ноябрьгә ничек әзерләнгәнебез әле дә истә. Революция турында шигырьләр ятлый, җырлар өйрәнә идек. Флаглар күтәреп демонстрациягә чыгуыбыз да – күз алдында. Ә демонстрациядән соң туганнар белән бәйрәм өстәле артына җыела идек. Бу гадәт бик күп гаиләләргә хас булды.

Революциянең уңай һәм тискәре яклары турында сөйләгәндә, мин уңай яклары күбрәктер дип уйлыйм. Әйтик, революциягә кадәр гади крестьян баласы белем алу турында хыялланмады да. Ә без, авыл балалары, югары уку йортларын тәмамладык. 

 

Ирина СӘЙФУЛЛИНАӘгерҗе сәнгать мәктәбе директоры:

–       Быел мәктәбебездә узган Сәнгать төне узган гасырның 70нче елларына багышланды. Коллективыбыз әлеге көнгә ныклап әзерләнде. Кунакларны шул еллардагы рецепт буенча әзерләнгән печенье белән каршы алдык. 70нче еллардагы әйберләрдән торган күргәзмә әзерләдек. Укытучылар да әлеге еллардагы киемнәр киеп, прическалар ясаттылар. Кунакларга әлеге елларга кагылышлы кызыклы лекция һәм 70нче еллар  әсәрләреннән торган концерт тәкъдим иттек. Ә чарага килүчеләр утызлап булды. Алар үзләрен сәнгатьнең төрле төрләрендә сынап карадылар.

Игълан бирүебезгә карамастан, күп кенә шәһәрдәшләребезнең әлеге акциягә битараф калулары гына кызганыч. Ә менә күрше Пугачеводан килгән кунаклар әлеге чарадан бик канәгать калып, безнең тәҗрибәне үзләрендә дә кулланачакларын әйттеләр.

Екатерина САМСОНОВА әзерләде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International