Соңгы вакытларда райондашларыбыздан мәетне яруга кагылышлы канәгатьсезлек сүзләре еш ишетелә

2017 елның 10 ноябре, җомга

Соңгы вакытларда райондашларыбыздан, бигрәк тә мөселманнардан мәетне яруга кагылышлы канәгатьсезлек сүзләре еш ишетелә. Бу хакта редакциягә шалтыратучылар да күп.

Күптән түгел Иж-Бәйки авылыннан Дилүс-Гөлсирә Камалетдиновларның 106 яшьлек әниләренә күмү өчен рөхсәт кәгазе ала алмаулары, әлеге карчыкны ярдыруны таләп итүләре бу мәсьәләгә ачыклык кертүне тизләтергә этәрде.

Шушы уңайдан район хакимияте бинасында түгәрәк өстәл узды. Анда хакимият җитәкчеләре,  медицина вәкилләре, дин әһелләре катнашты.

Иң беренче итеп медицина вәкилләренә “кемнәрне ярмыйча гына күмәргә ярый” дигән сорау юлланды.

–       Әгәр кеше яман чир белән авырып, аңа  операция ясалган, медицина учрежденисендә исәптә торган, тиешле дәвалану узган икән, ул, әлбәттә, ярылмый. Кеше терапевтның даими күзәтүендә булып, тиешәле диагноз куелган очракта да проблема килеп чыкмаячак, – диде район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников.  – Кешенең еллар йә дистә еллар буе медицина учреждениесенә йөрмәве, табибларда күзәтелмәве ярмау өчен нигез булып тора алмый. Чөнки безнең җәмгыятьтә һәркемнең, хәтта 100 яшь чиген узган өлкәннәрнең дә,  дәваланырга хокукы бар. Әгәр кеше диспансеризация, флюорография кебек гади генә чараларны үтәмәгән икән, андый кешене дә ярмый гына күмәргә берничек тә рөхсәт бирә алмыйбыз.

Мәетне яру “Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре” дип аталган Федераль Законның ( №323, 21.11.2011, 2016 елның 3нче июлендә редакцияләнгән) 67нче маддәсе һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының 354нче санлы (06.06.2013)  “Патологоанатомик ярулар уздыру“ дип аталган приказы нигезендә бапшкарыла. Район хастаханәсенең әлеге мәсьәләгә кагылышлы  үз эчке кагыйдәләре дә эшләнгән. Ул әлеге Федераль Законны тулысынча диярлек кабатлый. Безнең Федераль Законга да, эчке кагыйдәләргә дә каршы килергә хакыбыз юк.   

–        Шул ук Законның 3нче пунктында дини сәбәпләргә нигезләнеп, җәмәгатенең, якын туганының, законлы вәкиленең  язмача гаризасы булган очракта яки мәрхүм үзе исән чакта шундый гариза язып калдырганда ярмаска мөмкин дигәне дә бар бит, – дип дәвам итте район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев.

–       Чыннан да, әлеге Законда мондый пункт бар. Шәхсән мин үзем һәр халыкның дини йолаларын хөрмәт итәм. Аларның үтәлүенә дә һич тә каршы түгел. Әмма шул ук пунктны алга таба укуны дәвам итик әле. Андагы искәрмәдә:

Үлемдә көч кулланылган булуга шик,

Үлемгә китергән сәбәпне ачыклый алмаган,

Стационар шартларында бер тәүлектән ким вакыт медицина ярдәме күрсәтелгән,

Дару препаратларының дозасын арттыруга йә куллана алмауга шик булган  һәм тагын берничә очракта (әлеге пунктта аларның саны җидәү) мәет ярыла, диелә.  Без әлеге искәрмәдә бәян ителгәннәргә  дә тайпылышсыз буйсынырга бурычлы.

–       Хроник авырулы кешеләрне яру да мәҗбүриме?

–       Хроник авырулы кешеләр елга кимендә ике тапкыр стационарда ятып чыгарга, даими рәвештә табибка күренеп торырга, дару эчәргә тиеш. Киресе булган очракта, әлбәттә, аларны да ярырга туры килә, – дип җавап бирде Эдуард Вильевич. 

Җаваплардан күренгәнчә, мәетне яру-ярмау мәсьәләсе кешенең яшенә, диненә карап түгел, ә сәламәтлегенә, бигрәк тә табибларга, медицина учреждениеләренә йөрү ешлыгына карап хәл ителә булып чыга.

–       Әгәр якыныгыз урында ята икән, аны кимендә айга бер тапкыр  участок терапевты, атна саен патронаж шәфкать туташы йә ФАП фельдшеры күзәтеп торырга тиеш, – ди баш табиб.

Бу темага һәркемнең үз карашы булырга мөмкин, әлбәттә.

–       Элек без эшләгән елларда искәрмә рәвешендә өлкән яшьтәгеләрне ярмый гына күмәргә рөхсәт итә торган идек, – ди медицина ветераны Рафикъ Шакиров та. Әмма заман үзгәреп тора. Телевизордан, башка мәгълүмат чараларыннан якыннар, туганнар арасындагы мал-мөлкәт бүлешүгә кагылышлы низаглар турында да һәрчак ишетеп торабыз.  Яру-ярмауга кагылышлы  проблема өлешчә шушы мәсьәләгә дә килеп терәлә бит. Күреп торабыз: кулга  мөлкәт төшерү өчен якыннары соңгы чиккә дә барырга әзер бит кайчак, Аллаһ сакласын. Ничек кенә булмасын, кешеләр усалланган саен, законнар да катгыйлана бара, күрәсең. Уйланырга җирлек бар монда....

Ә без бу темага кире әйләнеп кайтырбыз әле. Анысында паталого-анатом табибы эшчәнлеге, әлеге хезмәт өчен түләү-түләмәү мәсьәләләре хакында бәян итәрбез.

Дания АБЗАЛИЕВА.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International