Полиция хезмәткәрләре бәйрәмендә аларның беренче ярдәмчеләре – дружиначыларны билгеләп үтми мөмкин түгел.
Бүген районда дружиначыларның 22 отряды булдырылган. 195 кешенең 55е шәһәр отрядында исәпләнә.
– Әгерҗе дружиначылары арасыннан Альбина Красноперованы аерым билгеләп үтәсе килә. Ул быелның февраленнән командир итеп билгеләнде. Ул үзенә тапшырылган бурычка бик җаваплы карый. Дружиначылар арасында бер генә дежурствоны калдырмыйча йөрүчеләр дә бар. Болар – финанс-бюджет палатасыннан Айдар Шәмсиев, хакимияттән Александр Панков, яшүсмерләр клубы җитәкчесе Ольга Афанасьева һәм башкалар. Авыл отрядлары арасында Красный бор, Салагыш, Иж-бубый дружиначылары аеруча актив, – ди җәмәгать тәртибен саклау буенча начальник урынбасары вазифасын вакытлыча башкаручы Марсель Сутягин.
Халык дружиначылары график буенча җомга һәм шимбә көннәрендә полиция хезмәткәрләре белән бергә рейдларга чыгалар. Быел дружиначылар катнашында 319 граждан тикшерелеп, 57 административ беркетмә төзелгән.
Кайчак планнан тыш рейдларга да чыгарга туры килә. Әйтик, узган атнаның пәнҗешәмбесендә дружиначылар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән кизү торырга чыктылар. Рейд барышында биш административ беркетмә төзелде: икесе – куркынычсызлык каешын такмаган, икесе – балаларга махсус утыргыч булмаган, берсе – сүндерелгән фаралар белән хәрәкәт иткән өчен.
Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: ирекле халык дружинасына гражданнарны җыю дәвам итә. Белешмәләр өчен телефоннар: 21496 (полиция), 23061 (район башкарма комитеты), 21469 (ирекле халык дружинасы командиры).