Әгерҗедә тренер Руслан Закиров җитәкчелегендә кул көрәше белән шөгыльләнүче Ленар Галиев һәм Алмаз Вәлиуллин Алабугада физик мөмкинлекләре чикле спортчылар өчен узган бәйгедә катнаштылар. Республика күләмендә үткәрелгән әлеге ярышта барлыгы 14 командадан 50 спортчы катнашты. Көчле көндәшләр белән сынашырга туры килсә дә, Әгерҗе егетләре дә сынатмады. Ленар 75 килога кадәр үлчәү авырлыгында – беренче, Алмаз шул ук үлчәүдә өченче урын алды.