Быел диспансерлаштыру узарга тиешле райондашларыбызның 80 проценттан артыгы сәламәтлеген бушлай тикшертү мөмкинлегеннән файдаланган.
Әлеге күрсәткеч буенча безнең район – республикада 11нче урында. Диспансерлаштыру әле ел ахырына кадәр дәвам итә. Сез дә сәламәтлегегезне тикшертергә ашыгыгыз.