“Сарсак-Омга“ ширкәте комбайнчысы йөз мең сум премиягә лаек булды

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Бу атнада республиканың иң мактаулы механизаторларын Казанда Игенчеләр сараена җыйдылар. Биредә 2017 ел нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы комбайнчы” республикакүләм бәйгесенә йомгак ясалды.

Иң югары күрсәткечләргә ирешкән 200 комбайнчыны Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тәбрикләде. Ул мактаулы игенчеләргә диплом һәм 100әр мең күләмендә премия тапшырды. Мондый югары бүләккә безнең районнан “Сарсак-Омга“ ширкәте комбайнчысы Василий ГАВРИЛОВ та лаек булды.

Василий Васильевич үзенең МТЗ-82 тракторында ЖВЗ-7 тагылма агрегаты ярдәме белән 1120 гектарда – бөртеклеләр, 750 гектар мәйданда терлек азыгы культураларын ектырган.

–       37 ел буе туган як кырларын иңли Василий: җир сөрә, чәчә, икмәк җыюда катнаша. Һәр эшне бернинди карышусыз башкара. Мондый зурлауга бик тә лаек механизаторыбыз ул безнең, – ди хуҗалык җитәкчесе Рәзиф Харисов.

Механизатор үз чиратында аның хезмәтен лаеклы бәяләгән республика, район, хуҗалык җитәкчелегенә рәхмәтле.

–       Минем мондый зур бүләкне беренче тапкыр алуым. Аны министр кулыннан кабул итеп алганда да, игенче хезмәтенә дан җырлаган бик матур концерт чыгышларын караганда да, министр белән бергәләп фотога төшкәндә дә бик дулкынландым. Әле дә ышанап җитә алмыйм, – ди хөрмәтле механизатор.

“Премия акчасына нәрсә алырга планлаштырасыз?“ дигән сорауга җавапны да чын җир улларыча бирде ул.

–       Игенчелек өчен алган бүләкне шул тармак өчен тотарга кирәк инде. Иң беренче үз хуҗалыгыбызга тырма йә шундый авыл хуҗалыгы җиһазы алырга планлаштырам. Тракторны да ремонтлыйсы бар. Акча калса, тагын карарбыз, – диде тыйнак кына.

Ә без хөрмәтле игенчене ихлас котлыйбыз һәм, иң мөһиме, сәламәтлек телибез.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International