Исәнбайда педагоглык стажлары мең елдан артык булган династия бар

2017 елның 17 ноябре, җомга

15 декабрьдә Исәнбай урта мәктәбе 120 еллык юбилеен каршы ала. Тормышта кеше нәрсәгәдер ирешкән икән, моның өчен ул, иң беренче чиратта, белем бирүче укытучыларына бурычлы. Мәктәпнең тарих битләрен актарганда эзләнүләр үзеннән- үзе укытучылар династиясенә барып тоташа. Бик күпләр өчен мәктәп, гаилә реликвиясе, эстафета таягы кебек, буыннардан буыннарга тапшырылып, тормыш максатына әйләнгәнен күреп гаҗәпкә каласың.

МӘХМҮТ ДАУТОВ

Сүзебез – 1912 елда Исәнбайда туып, шунда көн күргән шәхесләрнең берсе Мәхмүт ДАУТОВ һәм аның киләчәк буыннары турында. Тарих төпкелләренә төшеп карасаң, Мәхмүт абыйның нәсел җепләре әнисе ягыннан 1897 елларда Исәнбай өяз башлангыч мәктәбендә эшләгән  ахун  Әхмәтлатыйф Ризвановка, ә Мәхмүт абыйның хатыны Фатыйма Сәйфелмөлек кызы ягыннан авылыбызның мәгърифәтчесе,  халык укытучысы Хафизетдин Корбангалинга барып тоташа.

Мәхмүт Даутов үз заманының алдангы карашлы кешесе була. Хезмәт юлын туган авылында колхозчы булып башлый. Беренче трактор алып кайтучыларның да берсе ул була. Педагогик белемне Чистайда ала. Алабуга укытучылар әзерләү институтын тәмамлый. Пионервожатый, укытучы, директор, оештыручы булып эшли. Исәнбай МТСындагы политбүлектә начальник урынбасары, колхозда партия оешмасы секретаре, авыл Советы рәисе була. Шушы авылның унган-булган укытучы кызы Фатыймага өйләнеп, өч бала үстерәләр.

Сугыш елларында Мәхмүт Исмәгыйль улы Исәнбай җидееллык мәктәбендә директор булып эшли. 1941 елның җәе укучылар һәм укытучыларны кыр эшләренә тарта. Мәхмүт абыйның язмаларыннан күрегәнчә, мәктәптәге 338 укучының 185е кыр эшләрендә актив катнашкан. Алар барлыгы 3612 хезмәт көне эшләгәннәр. Мәктәптәге ремонтны да директор җитәкчелегендә укучылар үзләре башкаралар, тиз арада мәктәп уку елына әзерләнеп бетә. Аның тәкъдиме белән авылдагы ике колхозда да кызыл олау оештырыла. Митинг ясап, дошманны тизрәк җиңү өчен сугыштагы әтиләргә һәм абыйларга ярдәм йөзеннән 97 олау ашлык хөкүмәткә озатыла. Бу кызыл олауда мәктәптән 10 укытучы, 23 укучы йөк белән бара.

Ачлык, ялангачлык, ятимлек нәтиҗәсендә бик күп укучыларның мәктәпкә йөрү мөмкинлеге булмый, күпләр укуларын ташларга мәҗбүр була. Киң күңелле, олы җанлы Мәхмүт абый укытучылар белән берлектә фронтовик балалары өчен 40 пар киез итек, 20 күлмәк, 12 пар чүәк җыеп бирүне оештыра.

Илдә җимерелгән шәһәр һәм авылларны торгызу өчен ярдәм итү хәрәкәте башланып китә. Мәктәбебез укытучылары бу тәкъдимне дә күтәреп алалар. 20000 сум күләмендә акча җыеп, җимерелгән мәктәпләрне торгызу фондына кертәләр. Моңа җавап итеп 1944 елның 31 маенда И.Сталиннан зур рәхмәт белдереп юлланган телефонограмма алына: “Мәктәп директоры Даутовка, уку-укыту мөдире Җәмилевага, учком председателе Нәҗметдиновка. Исәнбай мәктәбе укытучылары һәм укучыларына немец илбасарлары тарафыннан җимерелгән мәктәпләрне торгызу фондына 20000 сум акча җыйган өчен минем кайнар сәламемне һәм ССР Союзы хөкүмәтенең рәхмәтен тапшыруыгызны үтенәм. И.В.Сталин”. Бу телефонограмма безнең мәктәп музеенда саклана.

Сугыштан соңгы авыр елларда – 1949 елда Мәхмүт абый тырышлыгы белән авылда урта мәктәп ачыла.

ФАТЫЙМА ДАУТОВА

Сугыш елларында бөтен эшләрне башлап йөрүчеләр арасында Фатыйма ДАУТОВА да була. Ул – Алабуга педагогия училищесын тәмамлап, 40 ел башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән хезмәт ветераны. Таләпчән, әмма бала жанлы, олы йөрәкле  Фатыйма апа турында укучылары да яратып искә алалар. “Ачлыкка, ялангачлыкка карамастан, безне мәктәп стеналары арасында тота алган, бала күңеленә юл таба белгән беренче укытучыма мин бик рәхмәтле”, – дип яза “РСФСРның атказанган укытучысы”, “Халык мәгарифе отличнигы” Хәмит Рәхмәтуллин үз истәлекләрендә.

ӘТИ-ӘНИ ЭЗЕННӘН

Мәхмүт–Фатыйма Даутовлар кызларында да үз хезмәтләренә мәхәббәт тәрбиялиләр.  Фатыйма апа 42 ел сабыйлар күңеленә белем орлыклары салса, аларның кызлары Фәридә ҖӘМИЛЕВА – Исәнбай мәктәбендә 40 ел гомерен нәниләргә белем бирүгә багышлады. 1968 елда мәктәп эскәмиясеннән кулына аттестат алып чыккан кызны башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп эшкә алалар. 24 нәни укучының өмет тулы карашлары аңа көч бирә һәм шул көннән ул үз һөнәренә башаягы белән чума. Читтән торып Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый. Шигырьләр язучы, бик матур җырлаучы мөгаллимә укучыларын да иҗат юлына тарта: “Беренче адымнар” иҗат түгәрәге оештыра. “Хезмәт ветераны” медале һәм “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнә.  Бүгенге көндә лаеклы ялда булган Фәридә Мәхмүт кызы мәктәп тормышы белән һәрдаим кызыксынып, яшь мөгаллимнәргә төпле киңәшләрен биреп тора. Әгерҗе районының “Күңел чишмәләре” әдәби берләшмәсе әгъзасы да ул.

Икенче кызлары Гөлия ВӘЛИУЛЛИНА Казан дәүләт медицина институтының фармокология һәм педагогия институтының химия-биология факультетларын тәмамлый. 1979 елдан башлап  Казан шәһәренең 88нче мәктәбендә химия-биология фәнен укыта. Шул ук вакытта укыту эшләре буенча директор урынбасары да була. Тирән теоретик һәм методик осталыкка ия укытучы һәм оста оештыручы буларак хезмәттәшләре арасында ихтирам яулый. “Казанның 1000 еллыгы уңаеннан” медаленә лаек була. Бүгенге көндә Казан медицина көллиятендә укыта.

МӨГАЛЛИМӘ ОНЫКЛАР

Педагогик эшчәнлекне оныклар дәвам итә: Гөлия апаның кызы Элина Хәйбуллина институтны тәмамлагач хезмәт юлын Казан шәһәренең 88нче мәктәбендә башлап җибәрә. Бүгенге көндә хезмәт юлын Казан медицина көллиятендә инглиз теле укытучысы буларак дәвам итә.

Фәридә апаның кызлары Ләрисә ГОБӘЙДУЛЛИНА һәм  Лениза ӘХМӘТҖАНОВА да – укытучылар династиясен дәвам итүчеләр. Ләрисә Казан дәүләт гуманитар институтының инглиз теле факультетын тәмамлый һәм Казанның 88нче мәктәбендә инглиз телен укыта. Лениза Чаллы педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый. Әгерҗе шәһәре коррекцион мәктәп-интернатында татар теле укытучысы булып эшли. Даутовларның укытучылык хезмәте барысы бергә 175 ел тәшкил итә.

Әгәр дә Мәхмүт абыйның бабасы Даут ягыннан башка чыганакларны да карасак, бу һөнәр ияләре белән танышуны дәвам итәргә була. Даут абыйның улы Якуп буенча аның балалары Роза апа Гыймаева Исәнбай мәктәбендә 40 елдан артык башлангыч класс укытучысы булып, ә Мирзанур абый Якупов 10 ел география укытучысы булып эшләгән. Роза апаның оныгы Ләйсән, Мирзанур абыйның кызы Лилия дә – укытучылар.

Мәхмүт абыйның бертуган энесе Әзһәр абыйның кызы Әлфия рус теле һәм әдәбияты, Әхнәф абыйның улы Гомәр физкультура укытучысы булып эшләгәннәр, ә апасы Мөнәвәрәнең оныкчыгы Айгөл Хәмидуллина – мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Бу династиянең туганлык җепләре укытучылык хезмәтенә килеп тоташа. Алда әйтеп кителгән Әхмәтлатыйф Ризванов линиясе буенча карасак, Почет билгесе ордены кавалеры – башлангыч сыйныфлар укытучысы Җәүһәр Ризванова (29 ел), авыл халкы арасында зур абруй казанган рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шәфыйка Мөлекова (36 ел) да гомерләрен Исәнбай мәктәбенә багышлаганнар. Даут бабайның улы Гайсә ягыннан укытучылар укытучысы булган Зәкия Җәмилева авылыбыз мәктәбендә 35 ел математика укытучысы һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән. Даут бабайның оныкчыгы – талантлы педагог Фәридә Хабирова да 21 ел Исәнбай мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәнен укытты.

Тагын шунысы үзенчәлекле: 1951 елда укытучыларыбызның  хезмәтләренә тиешле бәя бирелеп, “Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен” медале белән бүләкләнүчеләр арасында шушы династия вәкилләре Мәхмүт–Фатыйма Даутовлар, Җәүһәр Ризванова, Зәкия Җәмилева, Роза Гыймаева бар.

“Гомерләр узмасын заяга” дигән девиз астында эшләүче бу белем, иман  орлыклары чәчүче гыйлем ияләренең бер мең елдан артык гомуми педагогик эшчәнлеген алга таба да лаеклы дәвам итүчеләр табылыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International