Бүген – Участок инспекторлары көне

2017 елның 17 ноябре, җомга

1923 елның 17 ноябрендә РСФР Эчке эшләр халык комиссариаты "Бүлек (участок) инспекторына күрсәтмәләр” әзерләп бастыра. Әлеге көн участок инспекторлары бүлеге барлыкка килгән көн булып исәпләнә.

Инспекторлар янына халык көн-төн үзләренең борчу-мәшәкатьләре белән мөрәҗәгать итә. Участок инспекторлары кеше язмышы өчен җавап бирә. Әлеге һөнәр ияләре өчен иң әһәмиятлесе – көн дә кешеләр тынычлыгын, иминлеген кайгырту.

Бәйрәм белән сезне, участок полиция хезмәткәрләре. Авыр эшегездә җиңеллекләр, гаилә бәхете телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International