Бүген Әгерҗе шәһәрендә һәм авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдум үткәрелә. Сайлау участоклары иртәнге сәгать 7дән кичке сәгать 8гә кадәрэшли.
Хөрмәтле райондашлар! Бүген сайлау участокларына килеп, үзара салым җыю һәм аны нинди максатларда тоту өчен ризалыгыгызны бирергә кирәк. Бюллетеньдә шәһәр-авылларда 2018 елда җыелачак үзара салымга сез яшәгән төбәктә нинди эшләр башкарылачагы турында язылган. Туган төбәгебезне төзекләндерүгә битараф булмагыз, референдумда актив катнашыгыз.
Үзегез белән паспортыгызны алырга онытмагыз. Сайлау участокларында сезне көтәләр