Сосискалар үлемгә китерергә мөмкин, диләр

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Экспертлар бу продукт үрнәкләренең яртысында антибиотиклар тапкан.

Россия сыйфат системасы тикшерүе сосискаларның куркыныч булуын ачыклаган, дип хәбәр ителә Рен-ТВ телеканалы сайтында.

Киңкүләмле тикшерү вакытында продукция үрнәкләренең яртысында экспертлар антибиотиклар тапкан, кайбер сосискаларда терлек сөякләре һәм сеңерләре табылган. Белгечләр сосисканың бер төрендә үлемгә китерергә сәләтле  ботулизм инфекцион авыруы йоктыра торган микроорганизмнар тапкан.

Тикшерү шулай ук ведомство маркировкаларының дөрес булмавын билгеләп үткән: кап тышында продукциянең чын составы күрсәтелми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International