Кадыбашта яшәүче Таһир Бәшәровның үз куллары белән ясаган тракторы, печән чапкычы, бәрәңге өйгече бар

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Бәхетләрен туган төбәгендә тапкан кешеләр икеләтә бәхетле. Бала чактан газиз булган кыйммәтләр югалмаган, туган-үскән яшел бишек тә аларга тугрылык һәм тырыш хезмәтләре өчен һәрчак хәерхаһлы. Кадыбашта яшәүче Таһир–Зөлфирә БӘШӘРОВлар – шундыйлардан.

САМОЛЕТ ЯСАРГА ДА УЙЛАГАН ИДЕМ

Кадыбаш төбәгендә данлыклы механизатор Киямил Бәшәровның өлкән улы ул Таһир. Гомерен шушы эшкә багышлаган Киямил ага техникага булган олы мәхәббәтен улларында да тәрбияләгән. Шуңа күрә урта белем алган егеттә кем булырга дигән сорау тумаган да. Машина йөртүче һөнәренә укып кайтканнан бирле туган авылының киң кырларында хезмәт куя. Башта “Таң“ колхозында, хәзер – “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтендә. Иртә яздан кара көзгә кадәр басу киңлегендә аның эш урыны. Кышын юлларны кардан чистарта. Техниканың кайсына гына утырса да сәгать кебек төгәл эшләвен ярата. “Ягуар“, Беларусь, Т-150 кебек корыч атларның барысын да оста “йөгәнли“ алдынгы механизатор.

–       Нинди эш башласа да жиренә житкереп үти. Техниканы бик ярата. Чын җир улы, – ди аның турында ширкәтнең III филиал директоры Илфат Муллануров.

Бала чагыннан белгәннәрен, һөнәр үзләштергәндә алган белемнәрен компьютер ярдәмендә даими камилләштереп тора Таһир. Әнә, үзе ясаган трактор хуҗасының алтын куллы булуы белән горурлангандай гараж түрендә кукраеп тора. Печән чапкыч, бәрәңге өю җайланмасы да – оста хуҗаның иҗат җимешләре. Ишегалдында – оста кулибинчы Таһир ясаган инкубаторда чыккан тавыклар, казлар. Гомумән, бу хуҗалыкның һәр почмагында чын ир-егетләр кулы тоемлана.

–       Самолет та ясарга уйлаган идем йә егылып төшәр дип бу уемны тормышка ашырмый торам әле, – ди быел 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итсә дә егетләрчә яшь кыяфәтле, шаян-шук әңгәмәдәшем.

КЕЧКЕНӘДӘН – МАЛ АРАСЫНДА

Кадыбыш кызы Зөлфирә – авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан бирле туган авылында. “Нәүрүз“ ширкәтенең III филиалында башта ферма мөдире, хәзер баш зоотехник вазифасын башкара. Аның карамагында – Иске Эсләк, Үтәгән, Касай һәм Кадыбаш фермаларындагы ике меңнән артык терлек.

– Зөлфирә эшне оста оештыра белә. Тырыш, таләпчән, булдыклы. Авыл кызларына хас бөтен сыйфатлар да бар анда, – ди Илфат Муллануров аның эшеннән канәгать булып.

–       Хатын-кыз өчен авыррак хезмәт булса да, эшемне бик яратып, күңел биреп башкарам. Бәләкәйдән үк мал арасында үстем. 25 ел фермада мин. Башка эшкә чакырганда да малкайларым арасыннан китмәдем. Үз хуҗалыгыбызда да күп итеп мал асрыйбыз. Өч сыерыбыз бар. Шуларның сөтен сатабыз. Авылда яшәп сыер асрамауны күз алдына да китерә алмыйм. Үгезләребез алтау, аларны Таһир күбрәк үзе карый, азык әзерләү дә – аның өстендә. Тормыш йөген бергәләп тарткач, авырлыгы тоелмый, – ди Зөлфирә.

ПАР КИЛГӘННӘР

Егерме җиде ел элек Зөлфирә һәм Таһир шаулатып туй итәләр. Авылда иң үрнәк гаиләләрнең берсе булган шушы гаиләдә Зөһрә, Ландыш, Динар дөньяга аваз сала. Зөһрәләре, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, Ижау каласында төпләнгән. Тормыш иптәше Илнур белән бергәләп йорт төзиләр. Әти-әнисенә бер онык та бүләк иткәннәр инде. Ландышлары, быел Чаллыда педуниверситет тәмамлап, шунда хезмәт юлын башлаган.  Динарлары 9 сыйныфта белем ала. Әтисе кебек техника ярата. Хуҗалыктагы эшләрдә әти-әнисенең уң кулы.

Тыйнак, эш сөючәнлек, җитез, гөлләр үстерергә һәм шигырьләр укырга яратучы сөйкемле, итагатьле, мөлаем Зөлфирәсе турында Таһиры “алтын минем җәмәгатем“ дияргә ярата. Ә Зөлфирә “минем Таһирым балалар өчен дә, минем өчен дә  җанын бирергә әзер“ дип Таһирын мактап туялмый. Балалар шундый җылы мөнәсәбәтне, эштә дә, тормышта да зур абруйга ия булган әти-әни үрнәген күреп үсәләр. Мондый гаиләләр – авыл, район, ил байлыгы алар.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International