Кәефең ничек, райондаш?

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Мөхәммәтазат ГАТИН,

Кичкетаң авылы имам-хатибы:

–       Узган шимбәдә Кичкетаң зиратында зур өмә уздырдык. Кышка кергәндә мәңгелек йортыбыз да чиста булып калсын дигән уй-теләгебез тормышка ашты. Авылыбыз ир-егетләре эш кораллары белән иртәнге сәгатьләрдә үк зиратка килделәр. Авып чардуганнарга зыян китерердәй корыган карт агачларны кисеп тракторларга төядек. Бик чүпле урыннарны чистарттык.

Быел зират коймаларының бер өлеше үзара салым акчасына яңартылган иде. Киләсе елга калган өлешен тоту планлаштырыла. Шуңа күрә коймаларны сүтеп бу эшне башкарырга әзерләп куйдык.

Күмәк көч тау күчерә, диләр. Изге эшне башкаргач күңелебез дә тынычлап калгандай булды. Өмәдә катнашкан авылыбыз ир-егетләренә, транспорт белән булышкан һәркемгә олы рәхмәт.

 

Гөлсинә ӘХМӘДИЕВА,

Мәдьяр авылы:

–       Җырда җырлангандай, уңга карасам да юк, сулга карасам да юк дип авылдашларны сагынып ямансулап торган көннәрем әле. Мәдьярдә өч кенә карчык гомер кичерәбез. Кышка авылда беркем калмый. Илсөя – Әгерҗедәге фатирына китте, Маһирә Чаллыдагы туганнарында кыш чыга. Мине дә балаларым Чаллыга алып китәбез дип кайтканнар иде, юл барында азрак үз өемдә торыйм әле дип бер атнага калдым. Декабрь башында китәрмен дип торам. Аллага шөкер, авылыбыз кечкенә булса да су бар, ут яна, телевизор эшли. Ул-кызларым атна саен азык-төлек алып кайталар, суын-утынын кертәләр. Әнә шулай, иркәләнеп, рәхәттә генә яшәп ятам гомер көземдә.

Авылдашлар белән язга кадәр дип саубуллаштык. Кояш карый башлауга күчмә кошлар кебек кайтып рәхәтләнеп бакча үстереп, туган авылыбызның бай табигатенең нигъмәтләрен җыеп көннәрне уздырырбыз әле.

 

Раилә БАРИЕВА,

Уразай авылы:

–       Берничә ел инде Чаллыда яшәүче автор-башкаручы Флүрә Талипова белән хезмәттәшлек итәм. Ул җиде шигыремә көй иҗат итте. Җыр тууга тәүлекнең нинди вакыты булуга карамастан Флүрә телефоныма шалтырата да, гармунда уйнап җырны суза. Ә мин дөньяларымны онытып тыңлыйм. Татарстан тамашачысына гына түгел, Флүрә уртак иҗат җимешләребезне төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә дә бүләк итә. Иҗатташ дустым әле шушы көннәрдә генә тагын бер яңалык җиткерде. “Барс-рекордс“ продюсерлык үзәге “Эх, алмасы“ дигән уртак иҗат җимешебезне яшь җырчы Алинә Әхмәтшинага биргән һәм аңа  клип та төшерелгән икән. Әлеге яңалыкны бик сөенеп кабул иттем.

 

Миңниса ӘҮХӘДИЕВА,

Сәхрә авылы:

–       Берничә ел инде һәр кичне урамга скандинавча йөрергә чыгам. Кичке сәгать бишләр тирәсендә таякларымны алам да, Шаршадыга төшеп китәм. 1,5 сәгатьтә 5-6 чакрым ара үтәм. Саф һавада йөреп кайткач кәеф күтәрелә, күңел ачыла. Скандинавча йөрүнең сәламәтлеккә дә файдасы бик күп.

Хәзер күп авылларда кичен җәяү йөрүче бик күп өлкән яшьтәге ханымнарны очратырга була. Безнең Сәхрәдә дә Сәрия, Рәшидә, Флүсә, Әнисә апалар бергәләп чыгалар да авылны әйләнәләр. Алар да саф һаваның, җәяү йөрүнең файдасы искиткеч күп булуы турында сөенеп сөйлиләр.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА сораштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International