Әгерҗедә “Гыйшык алмасы“ фильмы күрсәтелә

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

24 ноябрьдә сәгать 10да “Авангард“ кинотеатрында (Әгерҗе, Гагарин урамы, 68а) XIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең иҗат төркеме – язучы Рабит Батулла, режиссерлар Фәрид Дәүләтшин, Наталья Топал, фильмнарны куючы-оператор Михаил Соколов белән очрашу була.

Бу көнне әгерҗелеләргә “Гыйшык алмасы“ фильмы күрсәтелә. Ул – татар телендә, рус теленә тәрҗемә белән бара.

Кыскача эчтәлеге: Җиңү көне алдыннан сугыш ветераны кайчандыр госпиталь булган ташландык пионер лагерена бара. Ул уйлары белән үткәннәргә кайта һәм беренче мәхәббәтен очрата. Әлеге фильм мәхәббәт турында. Шул ук вакытта ул сугышның ни рәвешле кеше язмышын үзгәртә алуын, аның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын җиткерә.

Әгерҗелеләрне “Авангард“ кинотеатрына көтеп калалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International