Девятерня мәктәбенә – йөз ел

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Без – төньягы татар иленең,

Бер тамчысы Бөек Иделнең.                                                                           

Мин чишмәңә бүген иелдем,

Тарихларга чумдым, күмелдем.

Филисә Хәкимова.

Әйе, Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында урнашкан Әгерҗе районы – Бөек Иделнең бер тамчысы. Район үзәгеннән шактый читтә урнашкан Девятерня авылы минем өчен бик кадерле. Туган авылым күрке булып, калкурак җирдә урнашкан ике катлы мәктәп бинасы ерактан ук сәлам биреп тора. Мәктәбебез үткән тарихны белү теләге безне эзләнү эшенә этәрде, чөнки минем уемча, һәр кеше үзе белем алган мәктәбе турында күбрәк белергә, аның тарихын мәңгеләштерергә омтылырга тиеш.

Туган як тарихына  патриотларча караш тәрбияләү, минемчә, һәрбер аек акыллы, үз төбәген, торган җирен, эчкән суын яратучы кешенең изге бурычы, намус эше булырга тиеш кебек тоела.  Чөнки торган җир – туган ил – Ватан – ул синең әтиең, әниең, апаң,  абыең,  энең, сеңлең, әбиең, бабаң. Ул – синең туган, яшәгән йортың, урамың, авылың.  Ул - син укый яки эшли торган мәктәп. Ул – синең сулаган һаваң, басып йөргән җирең. Ул – безнең  барлык байлыгыбыз. Ә төп байлык – шул урында яшәүче халык, халкыбызның тагын бер байлыгы  - ул аның 1000 елдан артык булган тарихы.  Тарихны өйрәнмичә, үткәнне белмичә, хәзерге  тормышны аңлап, яңаны төзеп булмый.  Чөнки бүгенге тормыш меңнәрчә елларның җимеше, нәтиҗәсе ул.  Тарих – хәтер ул.  Ул азатлык өчен башларын җуйган каһарман җаннарны онытмаска өйрәтә.  Тарихыбызда булган ялгышлыкларны кабатламаска, бердәм булырга сабак бирә. Сатлыкҗаннарга карата нәфрәт уята.  УЗГАН ТАРИХЛАРЫН ОНЫТКАН ХАЛЫКЛАР ЮККА ЧЫГА!!! 

Девятерня авылында 1917 нче елгы революциягә кадәр белем бирү системасы тарихы

Девятерня авылында электән үк мәчет булган.  Ислам динен тоткан  Идел буе татарларына хас булганча һәр мәчет каршында мәктәп тә эшләп килгән. Мәктәп өчен махсус бина булмаган очракта  мулла һәм аның җәмәгате – абыстай үз өйләрендә ир һәм кыз балаларны аерым укытып, сабак биргәннәр.  Архив документлары күрсәткәнчә, Девятерня    авылында мәдрәсә 1832 нче елда ачыла. Ә 1869 нчы елда, архив мәгълүматлары буенча, Девятерня   авылы мәдрәсәсендә 52 кеше укый, мәктәп тә эшләгән, ачылу вакыты 1850 нче елгы мәгълүмат буенча  “электән үк” дип күрсәтелгән.  Мәктәпләрдә  3-4 ел укыганнар. Укулар, гадәттә, октябрь  ахырында башланып, март ае беткәнче дәвам иткән.    Дәресләр көн саен (җомга – ял көне)  иртәнге 8 яки 9 да башланып, 6-7 сәгать  дәвамында барган.

Шулай итеп, татарларда 1917 нче елга кадәр белем алу системасы була, ләкин белем алу  мәдрәсәләрдә барлык җирдә дә бик үк тиешле югарылыкта булмагандыр. Г.Тукай  ачынып “Күп яттык без мәдрәсәдә, аңламадык бер нәрсә дә”, дип юкка гына язмагандыр. Ләкин ничек кенә  белем бирүдә кимчелекләр булмасын, күп тарихчыларның татарларның белемгә омтылуы Россиянең көнчыгыш өлешендә яшәүче халыклар арасында  күпкә югары булуын нигезләгән дәлилләре бар.

Җыйнап кына әйткәндә, бик күптәнге  заманнардан алып безнең якта мәктәп, укытучылар мөһим урын биләгән.  Ислам өммәтеннән булган татар кешеләре балаларына белем бирүне иң изге бурычлары дип санаганнар.  Авылда элек тә, хәзер дә  иң затлы кеше булып мөгаллим санала.  Балалар өчен укытучы апалар, абыйлардан да яхшы, белемле, гадел кеше булмаган, булмады. 

Яңа чорда – яңа тарих

Дөньяны тетрәткән 1917 нче ел...         

1917 нче елгы революциядән соң мәктәпләрдә дин сабагы укыту тыела. Яңалиф укыту башлана. Яңа чор, яңа фикер, яңа карашлар, алгарыш, ялгышлар, яңа тарих башлана.

Хакимияткә килгән  большевикларның сәяси  һәм икътисади программаларын күп тәнкыйтьләп булса да, мәдәни программалары тарих һәм фактлар исбатлавынча нәтиҗәле була.  Мәктәп һәр катлау кешеләре  өчен ачык гомуми уку йортына әйләнә. Татарстан халык хуҗалыгын исәпкә алу  архив фондыннан алынган архив белешмәсе буенча  Красный Бор районы Девятерня авылында беренче дәрәҗәле башлангыч мәктәп 1917 нче елда Алабуга  өязе мәгариф бүлеге тарафыннан ачылган. (Татарстан республикасы   милли архивы №25, 12.02.02.). Димәк 2017 елда Девятерня авылында мәктәп ачылуга 100 ел тулды! Шундый зур тарихи вакыйганы исәпкә алып, мәктәбебезнең  төгәл тарихын, анда эшләгән һәм эшләүче, укучыларның язмышын күрсәткән язма язу ихтыяҗы туды. Нәтиҗәдә “Девятерня мәктәбенең 100 еллык кыскача тарихы” язылды һәм нәшер ителә.

Башлангыч чорда, аерым типовой мәктәп булмагач, ташпулатта ике класс укытыла, укытучы булып Казанцева Зөхрә исемле укытучы эшли башлый, аерым мәктәп булганчы сөрелгән кешеләр Шакир бай һәм Муллахмәт бай өендә укый торган булганнар. Соңрак ике катлы агач мәктәп төзелә.

Авылда ТБУМ, ягъни тулы булмаган урта мәктәп ачылганчы ук наданлыкны бетерү  өстендә күп эш эшләнә.  Балаларга башлангыч белем бирү белән беррәттән, зурларны да хәреф танырга, укый-яза белергә өйрәткәннәр.  “Мәдәни революциянең” төп бурычларыннан берсе — наданлыкны бетерүгә юнәлдерелә. 1919 нчы ел ахырында  “РСФСР халкы арасында наданлыкны бетерү турында” декрет кабул ителә. Клублар, уку биналары, мәдәният йортлары ачыла. Кара тактага язылган беренче  җөмләләр — “Без кол түгел. Кол без түгел” дигән  сүзләрне өлкән яшьтәгеләр хәтерлидер.  Белемле кешеләр саны артканнан арта бара. Ләкин мәгърифәтнең  бу вакыттагы системасы кимчелекләре булу һәм катлаулы сәяси тормыш, Гражданнар сугышы чынлыкта күпчелек халыкка  тулы урта һәм югары белем алу мөмкинлеге булдырмый, илдәге фәннең дөнья фәненнән артталыгы төп халык массаларының күп мәдәни кыйммәтләрдән читтә  калуына китерә. Шулай да халыкның белемлелек дәрәҗәсе Татарстан территориясендә  1926 нчы елны күпкә арта (45 %ка җитә).

1928 нче елда хәзерге таш магазин урынында ике катлы итеп мәктәп бинасы  салына. Укучыларның беренче укытучылары Үтәгән  авылыннан килгән  Җәмилова  Зәйнәп, Девятернядан Казанцева Зөһрә (Җәмилова Зәйнәпнең әнисе) була. Соңрак Гомәров Габдулла, Садыйков Габдулхак, Сләк авылыннан Мөслимов Галимулла балаларга беренче дәресләрен бирә башлыйлар. Шул чорда мәктәптә укыган кешеләрнең сөйләүләре буенча бу вакытлар балалар өчен искиткеч зур бәхет, шатлык була.  Беренче тапкыр үзәктән еракта урнашкан караңгы татар авылындагы кечкенә балалар дәүләтнең  конкрет  кайгыртуын сизәләр, аларны искиткеч сихри көчкә ия булган белемле  педагоглар укыта башлый, шул көннәрдән башлап һәр балага түләүсез белем алырга киң мөмкинлекләр ачыла, шуңа күрә һәр туган көн балалар өчен бәйрәм була. Алар күтәренке күңел белән белем алалар, уйныйлар, җырлыйлар, цивилизацияле дөньяга якынаю мөмкинлеге алалар.

Ләкин наданлыкны бетерү бурычы татар телен латин графикасына (яңалифкә) күчерү аркасында  читенләшә.  Бу карар 1927 нче елда кабул ителә.  Нәтиҗәдә  татарларның бер өлеше, бигрәк тә олы буын кешеләре  наданнар хәлендә кала.  Әлифба алмашу сәбәпле халыкның төп массасы элек нәшер ителгән  меңнәрчә китапларны, кыйммәтле  кулъязмаларны укый алмый башлый.

1928 нче елдан Девятерня 4-еллык башлангыч мәктәбе КЯМ (колхоз яшьләре мәктәбе, русчасы ШКМ) дип йөртелә башлый.  Ләкин, билгеле, балаларның белемгә сусаган ихтыяҗларын бу мәктәпләр генә канәгатьләндерә алмый. Кызу темп белән үсеп килүче илебез халык хуҗалыгына белемле  белгечләр кирәк була. Шунлыктан Красный Бор районының Девятерня, Исәнбай, Бима һәм башка авылларында типовой проект  белән зуррак мәктәпләр төзелә башлый.  Бу чорда авылда халыкның тормыш хәле дә яхшыра башлый, халык саны туктаусыз арта.  Девятерняда 1926 нчы елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча 319 хуҗалык булган, 1416 кеше яшәгән, халык саны буенча  хәзерге Әгерҗе районы авыллары арасында 6 нчы урында, ә ул чактагы Красный Бор районнары авыллары арасында Исәнбай, Сләк авыллары белән иң зурларыннан саналган. 1931-32 нче уку елында беренче тапкыр бишенче класс ачылган Девятерня тулы булмаган урта мәктәбендә (ТБУМ) (җидееллык)  якын-тирә авыллар – Нарат, Гали, Кадыбаш, Сләк, Атнагул, Алга, Касай, Татарстаннан да килеп белем алучы 200дән артык укучы була. Аларга 18 укытучы белем бирә.

Мәктәпнең (ТБУМ) яңа стандарт бинасы 1932 нче елның декабрь башында салынып бетә. Шул көннән башлап 5 класс укучылары ике параллель класска бүленеп, яңа бинада укый башлыйлар.  Мәктәп биш бүлмәле булып, анда 1-5 нче класслар урнаша. Беренче звонокка  ата-аналар, җәмәгать оешмасы  вәкилләре килә, мәктәп ачу тантанасы аеруча тәэсирле   оештырыла, Интернационал җырлана.  Ата-аналарның күзләрендә яшь бөртекләре  ялтырый, ул яшь бөртекләре  зур шатлык билгесе була, чөнки аларның балаларына белем ишекләре тагын да киңрәк ачыла.

Мәктәп тормышында  беренче көннәреннән үк укучылар үзидарә органнары-учкомнар зур роль уйнаганнар.  Аның беренче председателе булып Шакиров Фәһем сайланган. Шулай ук җидееллык мәктәптә беренче елны ук  пионер оешмасы эшли башлый. 1934 нче елны аларның иң лаеклыларын комсомол оешмасы сафына кабул итәләр.

1935 нче елда беренче чыгарылыш, 1936 нчы елда икенче чыгарылыш укучылар җидееллык мәктәпне тәмамлыйлар.  Бу укучылар арасында укытучылар, хәрби кешеләр (полковник дәрәҗәсен алучы да бар), завод директоры урынбасары,  сәүдә эшчеләре, бухгалтерлар, партия эшчеләре, хезмәт алдынгылары бар.

1939 нчы елның көзеннән  ТАССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә татар әлифбасын рус графикасына – кириллицага күчерү башлана.  Латиница  нигезендә чыгарылган миллионнарча данә китапның  укучысы калмый. Кириллицага күчү СССР территориясендә булган барча славян булмаган халыкларга (әрмәннәр һәм грузиннардан кала) кагыла.  Девятерня мәктәбендә сугышка кадәр, сугыш вакытында һәм аннан соңгы авыр елларда  укытучы укытучылар турында хәзер инде үзләре өлкән яшькә җиткән элеккеге укучылар искиткеч әйбәт фикердә. Мәктәптә ул вакытта  зур кыенлыкларга карамастан тәртип, чисталык, хезмәткә, белемгә омтылыш, дәресләрнең аңлаешлы итеп алып барылуы турында сөйлиләр.  Аларның күңелләренә укытучы апаларының гади, килешле, матур киемнәре, матур итеп тарап үрелгән чәчләре, үзләрен искиткеч әдәпле, тыйнак тотулары  тирән итеп уелып калган. Ир-ат укытучылар шулай ук таләпчән, хезмәт сөючән булулары белән аерылып торганнар, укучылар аларның тәмәке тартканын, хәмер эчкәннәрен күргәне булмаган.

Бөек Ватан сугышы елларында Девятерня авылы мәктәбе

Бөек Ватан сугышы үзенең утлы эзен көрәш мәйданнарында гына калдырмый. Тылда яшәүчеләр дә ул елларда бик зур авырлыклар, мохтаҗлыклар кичерәләр. Ир-егетләр, шулай ук укытучылар, мәктәп җитәкчеләре сугышка китәләр һәм күбесе геройларча һәлак була, әзләр генә  исән калып, яраткан эшләрен дәвам итә алалар.  Сугышта  катнашучы күпчелек укытучылар батырлыклар күрсәтәләр һәм төрле орден һәм медальләр белән бүләкләнәләр.  Татарстанга шул ук вакытта безнең  якларга эвакуациягә эләккән кешеләр кайта башлый. Авылда яшәү шартлары көннән-көн авырлаша бара. Барлык авыр эшләр хатын-кызлар, картлар, балалар җилкәсенә төшә. Шундый авыр шартларда да  авыл мәктәбе,  укытучылар үз эшләрен туктатмыйлар.  Мәктәптә балаларны ашату өчен барлык чаралар да күрелә, укытучыларда Ватанга мәхәббәт, совет сугышчыларының фидакарьлеге, ил язмышы  өчен тирән җаваплылык хисе тәрбиялиләр.  Укыту өчен китаплар, дәфтәрләр һәм башка кирәк-ярак җитми. Кышкы  чорда мәктәпләргә йөрү өчен җылы киемнәр дә булмый.  Шундый шартларда да укучыларның белемгә омтылышлары кимеми. Авыл халкына, шул исәптән балаларга, укытучыларга, хезмәткәрләргә ачлык, ялангачлык,  төрле авырулар, караңгыдан караңгыга кадәр авыр хезмәт, кыскасы, барысын да татырга туры килә.  Авыл халкының хезмәт батырлыгы фронтта һәм дошман тылында кулына корал тотып Ватанны саклаучылар батырлыгына тиң була. Фашизмны җиңү илебез белән бергә безнең авылга, авыл кешеләренә дә бик кыйммәткә төшә. Безнең авыл советы территориясеннән 482 кеше сугышка киткән, 291 кеше һәлак булган, 164 әтинең 381 баласы ятим калган!!! (Девятерняда 156, Наратта 138, Галидә 87 бала)

Укытучылар,  барлык авыл халкы оборона фондына акча, икмәк, ит, сөт, яшелчә, дәүләт займы облигацияләрен, кыйммәтле әйберләрен тапшыралар.  Танк колонналары төзү өчен акча җыю, заемнарга язылу, яралыларга кан бирү, сугышчылар өчен җылы кием-салым җыю, фронтка бәйрәм бүләкләре – посылкалар җибәрү – болар барсы да авыл кешеләре дә, укытучылар да актив катнашкан патриотик хәрәкәтнең төп формалары була.

Сугыш елларында (1943 нче ел) башлангыч һәм җидееллык мәктәпләрне тәмамлаучылар өчен чыгарылыш имтиханнары кертелә, укудагы уңышлар өчен алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләү оештырыла башлый. Мәктәп, укытучылар үз алларына куелган бурычны намус белән үтиләр.

 

Сугыштан соң авыл һәм Девятерня мәктәбе

Сугыштан соңгы беренче еллар авылга яңа авырлыклар алып килә. 1946-1948 нче елларда барлык районнар диярлек корылыкка дучар була, авылларда ачлык башлана. Дәүләт булган барлык ашлыкны тапшырырга мәҗбүр итә һәм хәтта чәчүлек орлыгы да калмый. Сугышта үлүчеләр күп булганлыктан, авылда эшче көчләр җитми. Күп эшләр хатын-кызлар, балалар тарафыннан башкарыла. Ачлы-туклы яшәгән һәм булган мөмкинлекләрдән  файдаланудан да мәхрүм ителгән авыл халкы (электр энергиясен файдалана алмый, хезмәт хакы түләнми һ.б) мөмкинлек туу белән әкренләп авылдан шәһәргә китә башлый. Бу бигрәк тә яшьләргә кагыла. Алар үз максатларына ирешү өчен төрле юллар табарга тырышалар.

Бу чорда мәктәпләр дә авыр хәлдә яши. Аларны ремонтлау өчен акча бирелми, яңалары төзелми. Шулай булуга карамастан, 40 нчы еллар ахырына гомуми җидееллык белем алу мәҗбүри була. 1958 нче елда илдә сигезьеллык мәҗбүри белем бирү кертелә. Безнең мәктәптә ул 1962 – 1963 уку елыннан көченә керә. Шул чор укытучылары үзләренең балаларга искиткеч игътибарлы, кешелекле, ярдәмчел булулары белән аерылып торалар. Еш кына аларга һәр класста 25 әр бала булган классларны кушып икешәр смена укытырга туры килгән, ләкин алар бервакытта да зарланмаганнар, сыгылып та төшмәгәннәр, үз эшләренең осталары булганнар, аларның искиткеч дәрес бирү осталыгы укытучы һөнәрен сайлаган укучыларына бугенге көндә дә  эталон хезмәтен үти.

Ул чорларда эшләгән укытучылар турында авыл халкы, белем алып чыккан укучылар тирән хөрмәт белән искә алалар, мәсәлән мәктәпнең элеккеге иң актив һәм көчле укучысы, шул елларда иң авторитетлы оешма - учком рәисе булып эшләгән, хәзерге вакытта абруйлы ветеран - педагог  Мәдинә Гатауллина (Калимуллина, 1952-1959 елларда укыган) һәм аның апасы Гатауллина Вәсимә апалар үз истәлекләрендә бик җылы сүзләр язалар:

“...Без һәрвакыт бала чактагы укытучыларыбызны искә алабыз.  Алар безнең күңелдән бер дә китмиләр. Менә алар -  Әгерҗе  районының  Девятерня җидееллык мәктәбенең күңелебездә җылы урын алган укытучылары: башлангыч класста  укыткан Зәйтүнә апа Җәләлова һәм Җәмилова Сания апалар, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйтүнә апа Ганиева, химия-биология укытучысы Хаҗи абый Хикмәтуллин, математика, сызымнан Айдарова Мәугыйдә апа, физикадан Вахитов Габдрахман абый, немец теленнән Вагапова Наилә апа, физкультурадан Арсланов Зиннур абый, рус теле һәм әдәбияты  укытучысы Әлфия апа Абдуллина, мәктәбебез директоры һәм география укытучысы Габдулла абый Шәрифуллин... Мин, еллар үткән саен, бу  укытучыларның чын мәгънәсендә мөгаллим һәм мөгаллимә булуларына сокланам, аларга чын күңелдән  рәхмәт укыйм. Болар искиткеч мөгаллимнәр, аларның тырыш, намуслы хезмәтен еллар үткән саен тирәнрәк аңлыйсың икән.Безнең буын укучыларының телләрне яхшы белүләре һәм язуларының матур булулары белән  барыбыз да укытучыларга бурычлы. Искиткеч тырыш, гадел, чиста, пөхтә, тыйнак, зәвык белән генә киенеп йөрүче, авыл халкы арасында ихтирамга лаек бу укытучы апалар, нинди генә  авырлыклар күрүгә карамастан,  күтәренке рух белән, балаларга киңәшче һәм таяныч булып, булганына шөкрана кылып,  матур итеп яшәделәр.” Шулай ук  1949-1956 елларда безнең мәктәптә бик яхшы билгеләренә генә укыган, 55 ел Омск шәһәрендә яшәп, 27 ел  милициядә  (соңрак полиция) эшләгән Муллахметова Рәйсә апа да шул чор укытучылары турында искиткеч җылы фикердә, үзенең язмаларында аларның хезмәтен изгеләштереп сурәтли.

Мәктәптә һәм өйдә салкын булу сәбәпле яза торган каралар ката. Укучылар дәфтәр урынына кирәкмәгән китаплар һәм газеталар кулланалар.   Ул вакыт укучылары  металл перолар белән кара (буяу) савытындагы кара буяуга манып язганнар.  Андый перо ярдәмендә язылган линияләрнең (хәрефләрнең) киңлеген үзгәртеп булган һәм укытучылар һәр укучыдан матур каллиграфик почерк (язу) таләп иткәннәр.  Еш кына  кара перодан кирәкмәгән урынга тамып язуны пычрата иде, ә инде 60 нчы елларда шариклы ручкалар барлыкка килгәч, караның таму куркынычы бетсә дә, перолар белән бергә каллиграфия фәне дә тулысынча диярлек юкка чыкты.  Мәктәпне уңышлы бетергән күп кенә укучылар үз тормышларын алга таба да мәктәп белән бәйлиләр һәм укуларын педагогия уку йортларында дәвам итәләр. Укытучы һөнәре сугыштан соң елларда абруйлы булып торган. Безнең Тугызбуй ягы өчен иң якын уку йортыннан Минзәлә педагогия училищесы булган. Шуңа күрәдер авылыбыздан күпләр шунда белем алган. Алар арсында Зарипова Рәшидә, Саттарова Мөнәзәхә, Җәлилова Сания, Тухватуллина Саймә, Закирова Галимә, Җәлилова Зәйтүнә, Тукманова Зәйтүнә, Маннапова Рәхимә апалар һ.б бар.

Бүгенге көндә мәктәбебез исемен йөртүче күрше Нарат авылында туып, 1947 нче елдан Девятерня җидееллык мәктәбенә йөреп укый башлаган, республикабызның  күренекле шагыйре һәм композиторы Ләбиб Айтуганов та  1950-1954 нче елларда  Минзәлә педучилищесында белем ала. Мәктәптә  укыганда ук   шигырьләр генә түгел, хикәяләр, пьесалар, хәтта роман да яза.  Алар җитлеккән әдәби әсәрләр  булмасалар да, булачак шагыйрь уйларының башлангычлары  булулары белән әһәмиятле. Ул укыган вакытта Девятерня мәктәбенең рухи тормышы тагын да җанлана.

Бу елларда эшләгән техник хезмәткәрләрнең эшләрен авыл халкы мактап искә ала. Аларның хемәтләре шулкадәр авыр була, барлык өлкән классларны ике генә хезмәткәр: Файрушина Маһира, Шаяхметова Саймәләр җыештыралар. Һәрберсе өчәр мичкә яга, моның өчен утынны кул пычкысы белән кисәләр, яралар, идәннәрне ышкып юалар, көн саен бик тирән коедан 10-15 көянтә су чыгаралар. Шулай да 100 яшькә кадәр яшәгән Маһира әби үткәннәрне искә төшереп сөйләгәндә беркайчан да авырлыклардан зарланмады, ә уен-көлке белән генә сөйләде.

1948 – 1964 елларда мәктәп директоры булып эшләгән Шарифуллин  Габдулла Шарифулла улы  1920нче елның 22 нче февралендә Әгерҗе районы Барҗы авылында, урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белемне Барҗы мәктәбендә ала. 1939 нчы елда Казан педагогия училищесын тәмамлый. Шуннан соң Азнакай районы Чалпы мәктәбендә физика, математика фәннәрен укыта. Анда бер ел эшләгәч, 1940 нчы елның 13нче октябрендә армия сафына алына. Забайкальеда солдат хезмәтен  1ел башкаргач, Иркутск шәһәрендә автомеханик һөнәренә укый. Сугыш башыннан алып, ахырына кадәр автомеханик булып хезмәт итә. Япониягә каршы сугышта да (9.08-3.09.1945) катнаша.

Сугыштан соң, 1945-1946 нчы уку елында, Габдулла Шарифулла улы Әгерҗе районы Үтәгән җидееллык мәктәбендә география, рәсем, сызым фәннәрен укыта. 1947 нче елдан таләпчән һәм киң эрудицияле педагог Девятерня җидееллык мәктәбендә директор һәм география укытучысы, ә 1966-67нче уку елыннан шул ук мәктәптә география укытучысы булып эшли. Габдулла Шарифулла улы укытучылар һәм авыл халкы арасында зур хөрмәт казана,  балаларны (күпчелек ятимнәрне) укытырга, белем бирергә, ашатырга, тәрбияләргә зур көч куя. Ул һәркайда өлгерә, оста мөгаллим, оештыручы һәм хуҗалыклы кеше була.  Габдулла Шарифулла улынының тормыш иптәше Абдуллина Әлфия Фатих кызы  Девятерня мәктәбендә 1948нче елның гыйнварыннан 1975нче елга кадәр  рус теле һәм әдәбияты  укыта.

Девятерня мәктәбе 1964 -1980 нче елларда

1964 нче елның декабрендә Девятерня сигезьеллык мәктәбенә директор булып шушы ук мәктәптә ике елга якын уку-укыту бүлеге мөдире булып эшләгән Әхмәтов Минегаян  Мөхәммәт улы куела. Ул халык мәгарифе отличнигы, мәгариф өлкәсенә шактый тәҗрибә туплап килгән кеше була. Гали авылында колхозчы гаиләсендә туган, Кадыбаш һәм аннан соң Минзәлә педагогия училищесын 5 ле билгеләренә генә  тәмамлаган, Девятерня сигезьеллык мәктәбе директоры вазыйфасын Минегаян ага  1980 нче елның июленә кадәр дәвам итә. 

Татарстанда 70 нче елларда гомуми  урта белемгә күчү тәмамлана. Девятерня укучылары сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Исәнбай Урта мәктәбенә барып белемнәрен дәвам итсәләр, 1967 елда Кадыбаш авылында урта мәктәп ачыла. Күпчелек укучылар укуларын якындагы Кадыбаш мәктәбендә дәвам итәләр. Девятерня авылында урта мәктәп 1985 нче елда ачыла. Балаларга үз авылларында, юл мәшәкатьләреннән башка, урта белем алу мөмкинлеге туа.

Коллективта төрле буын вәкилләре эшләсә дә, алар тату, үзара дус һәм бер-беренә ярдәм итешеп эшлиләр. Мәктәптә шундый эшчән, эзләнүчән, бер-берсен аңлап эшләүче коллектив туплауда уку-укыту бүлеге мөдире Хикматуллин Хаҗи, профсоюз оешмасы җитәкчесе Зарипова Рәшидә һәм партия группасы җитәкчесе Айдарова Мәугыйдәләрнең хезмәтләре зур була. Аларда булган һәр эштә төгәллек, сабырлык, акыллылык, үз эшләренә җаваплылык белән карау, балаларны ярату кебек күркәм сыйфатлар башкаларга да күчә. Шуңа күрә дә аларның абруе мәктәптә генә түгел, ата-аналар һәм җәмәгатьчелек арасында да зур була, һәр урында аларны хөрмәт итәләр, сүзләренә колак салалар.

Ул чорда эшләгән укытучыларга күп вазыйфалар йөкләтелә. Алар агитатор, лектор, пропагандист та булалар, җәмәгать оешмаларын да җитәклиләр. Колхозда төрле эшләрдә дә актив катнашалар, колхозчыларны оештыру эшен алып баралар, авыл хуҗалыгы продуктларын (ит, йон, сөт, йомырка) хәзерләү эшеннән дә алар читтә калмый.

Өстәвенә   хисапсыз партия, комсомол порученияләре, ата- аналар белән эш, төнге дежур торулар .... Бу эшләр барысы да мәктәптән тыш эшкә өстәмә итеп бирелә. Бик тә авыр була ул чор авыл укытучыларына. Шуңа да карамастан, алар һәр эшне, бирелгән поручениене   үз вакытында зур җаваплылык белән башкарырга тырышалар.

Девятерня авылы мәктәп тарихы, 1980-1982 еллар

41нче номерлы Әгерҗе мәгариф бүлеге приказы нигезендә 1980 елның 4 июленнән -1982 елның 6 сентябренә кадәр Девятерня сигезъеллык мәктәбенең директор вазыйфасын башкару өчен Әхмәтҗанова Мөхтәрәмә Мөхәмәтдин кызы билгеләнә. Мәктәпнең директор урынбасары Гәүһәрия Рәхим кызы Шәймарданова  була.

Мәктәп җитәкчелеге үзенең бөтен көчен, белемен  укыту- тәрбия процессын камилләштерүгә, мәктәп реформасын тормышка ашыру проблемаларын эшкәртүгә, укыту-тәрбия процессындагы һәр яңалыкның, һәр башлангычның асылын өйрәнүгә, аларны укытучыларның практикаларында файдалануга юнәлдерә . Шулай ук җитәкчелек һәр уку елында тиешле кадрлар белән тәэмин ителүгә, ата-аналар, җәмәгатъчелек белән эшләүгә зур игътибар бирә.  Балаларның режимны төгәл үтәүләренә ирешү өчен укытучылардан кичке вакытларда дежурство оештырыла. Өлгерешләре түбән булган укучыларның өйләрендә булып , аларга өстәмә белем бирү планлаштырыла һәм үтәлә.

Мәктәпне Әхмәтҗанова Мөхтәрәмә Мөхәмәтдин кызы җитәкләгәндә  мәктәп һәр елны мәктәп яны тәҗрибә участогыннан мул уңыш алып , балаларны ел әйләнә яшелчә белән тәэмин итүгә зур игътибар бирә.   Ул чорда Таҗиев Мулламехәммәт Гыйләҗетдин улы , хезмәт укытычысы буларак тәҗрибә участогын җитәкли. Аның төгәллеге һәркемгә дә үрнәк була. Аның түтәлләренең тигезлеге, эшкәртелүе, эш коралларының тәртиптә булуы һәркемне дә таң калдыра иде.      Мәктәп укучылары һәм укытучылары  авыл тормышында да актив катнашалар. Авылдашлары белән бергә төрле бәйрәмнәр  оештыралар. Укучылар район буенча конкурсларда  алдынгы урыннарга лаек булалар.

1982-2000 елларда Девятерня мәктәбе

1982 елның 15 августыннан мәктәп директоры булып Актаныш егете Галиев Рамил Әхмәт улы билгеләнде. Аның Салагыш авылында туып үскән иптәше Галиева Әлфия Хәсән кызы  рус теле укытучысы булып эшли башлый.

1985-1995 еллар илебез тарихына “үзгәртеп кору” исеме астында кереп калды. Бу вакытта башында М. С. Горбачев торган ил җитәкчелеге икътисади һәм социаль-сәяси реформалар ярдәмендә социализмны яңартырга омтылыш ясады. Үзгәрешләрнең гомуми нәтиҗәсендә суверентлашу процесслары башланды, СССР таркалды, иҗтимагый строй алышынды. Татарстанда да суверен дәүләт статусы алу процессы тормышның барлык өлкәләрендә, шулай ук мәктәпләр эшчәнлегендә дә чагыла. Татар Иҗтимагый Үзәге (ТОЦ) эшчәнлеге эшендә Татарстанга суверен дәүләт статусы бирү теләге белән безнең мәктәп укытучылары да актив катнашты: 22 укытучыдан 20 укытучы, 12 тех.персонал (барысы да) имза җыю барышында катнаштылар, 100 гә якын авыл кешесеннән имза җыелды.

1985 елдан Девятерня сигезьеллык мәктәбе урта мәктәп статусын ала.

Шушы елларда ТАССР Югары Советы депутаты, Әгерҗе районында иң алдынгы колхоз председателе Камалиев Әхәт абый ярдәме белән 320 укучыга исәпләнгән ике катлы типовой яңа мәктәп төзелә башлый. Шул елларда эшләгән укытучылар, укучылар да мәктәп төзелешенә үзләреннән зур өлеш кертәләр, армый-талмый эшлиләр. Өлкән класс укучылары җәйге каникулда һәм укудан бушаган арада үз теләкләре белән мәктәп төзелешендә эшләп  беренче тапкыр үз хезмәтләре өчен хезмәт  хакы алдылар. Күп еллар үткәч тә аларның күбесе мәктәптә беренче хезмәт чыныгуы үтүләрен горурланып искә алалар. (Бүгенге көндэ Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә эре предприятие җитәкчесе Хайдаров Фәнис Рафис улы сөйләгәннәрдән).  Мәктәп 1989 елда тапшырыла. Мәктәп директоры Галиев Рамил Әхмәт улы мәктәпне өр-яңа мебель, җиһазлар, станоклар, спорт җиһазлары һәм башка инвентарь белән тулыландыруга зур көч куя.

1983-84 нче уку елында Лотфуллина Фәнүзә, 1987-88 нче уку елында Минһаҗева Раушания (7 класс) Бөтенсоюз “Орленок” пионер лагерында булуга ирешәләр. 1988 нче елны Ситдикова Алфира Республика Идел яшьләр лагерында була. Бу елларда мәктәпнең уңышлары күп була. 1995 нче елда Галиева Ләйсән мәктәпне алтын , ә Арсланова Алсу көмеш медаль  белән тәмамлыйлар. 

Балаларга белем һәм тәрбия бирүдәге уңышлары өчен мәктәп директоры Галиев Рамил Әхмәт улы 1994 нче елны Татарстанның атказанган укытучысы исеменә лаек була.

1996 нчы елдан 2000 нче елга кадәр мәктәп директоры булып Галиева Әлфия Хәсән кызы эшли. Эш план буенча алып барыла. Укытучылар бөтен энергия һәм көчләрен кызганмыйча балаларга төпле бирем бирәләр, район һәм республика күләм ярышларда катнашалар. Пионервожатый Рәсимә Мөсифуллина  дружина эшен җанлы һәм кызыклы итеп алып барырга тырыша. Балалар пионерлагерьларда, хезмәт һәм ял лагерьларында сәламәтлекләрен ныгыталар. Район һәм зона семинарлары да һәрдаим булып тора.

2000-2010 еллар, 21нче гасыр башы – хезмәттәшлек, бергәләп җитәкчелек итү чоры

2000 елда  коллектив фикерен исәпкә алып, инде күпьеллык педагогик тәҗрибәсе һәм шактый казанышлары булган укытучы Шайхутдинов Илдус Нургаян улына шушы җаваплы мәктәп директоры вазифасы йөкләнә. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Муратова Галия Габдулла кызы, тәрбия эшләре буенча урынбасар Гатауллина Гөлүсә Вәлиулла кызы, мәктәп профсоюз оешмасы җитәкчесе Муратов Камил Нургаян уллары ярдәмендә эшлекле, компетентлы команда туплап, Илдус Нургаянович җиң сызганып эшкә керешә. Эшчәнлек бар юнәлештә дә бик киң җәелдерелә. Мәктәп җәмгыять ихтыяҗларын һәм дәүләт интересын күздә тотып авыл мәктәбенә генә хас булган күп төрле кыенлыкларны җиңә барып, яшь буынны укытуны, аңа нәтиҗәле тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрү  өстендә уңышлы хезмәт куя; шул ук вакытта авылыбызга гына хас булган үзенчәлекләрне, авылыбызда яшәүчеләрнең ихтыяҗларын, мәктәптә эшләүче укытучы-тәрбиячеләрнең мөмкинлеген исәпкә алып үз сукмагын булдырырга тырыша. Мәктәп югары профессиональ компетентлы педагоглар белән тулыландырыла, мәктәпнең үсеш Программасына нигезләнеп, белем бирү шартлары камилләштерелә, мәктәп белән идарә итү, методик эш, укучылар үзидарәсе системасы үзгәртелә. Мәктәптә Мәктәп Советы, Попечительләр советы, әти-әниләр комитеты, “Кеше һәм җәмгыять», «Кеше һәм табигать” үзәкләре, укучыларның “Йолдызлык” үзидарәсе уңышлы эшләп китә, иң әһәмиятле мәсьәләләр, стратегик юнәлешләр, төп проблемаларны өлкән класс укучыларын, укытучылар, әти-әниләр, җәмәгатьчелек һәм администрацияне эченә алган конференциядә хәл итү практикага керә. Мәктәптә укытуның профиль алды һәм профиль юнәлешен ачыклау, 75 еллык юбилей үткәрү, укучылар формасын кабул итү, инновацион эш юнәлешләрен билгеләү, эзләнү-тикшеренү, проект эшләрен ачыклау, күпсанлы экскурсияләрнең юнәлешен һәм графигын ачыклау һәм башка шундый приоритет юнәлешләр мәктәп конференциясендә ачыкланды, хәл ителде. Мәктәптә коллегиаль җитәкчелек итү, хезмәттәшлеккә юнәлтелгән эш системасы булдырылды. Коллектив укыту-тәрбия процессын туган якны өйрәнү, сәламәтлекне саклау, фәнни-тикшеренү һәм проект эшләрен, электрон мәгълумати чаралар белән эшли белү күнекмәләрен үзләштерү, инновацион эшчәнлек юнәлешләре белән бәйләп алып барды. Фәнни-тикшеренү эшләреннән “Кеше һәм әйләнә тирәлекнең экологиясе”, “Туган якны өйрәнү”, “Мәктәп тәҗрибә участогында фәнни тикшеренү эшчәнлнеге” юнәлешләре төп юнәлешләр булып тордылар.

Мәктәп яны тәҗрибә участогына яшь биолог Габбасов Айнур Габделнур улы мөдир итеп билгеләнә. Мәктәпнең тәҗрибә участогында рекультивация үткәрелә, зур эшләр башкарыла. Тиз арада территория бик күп кирәксез чаган агачларыннан арындырыла, аларның төпләрен әрчеп Нарат фермер хуҗалыгы рәисе Юсупов Фәнис Минефаяз улы ярдәме белән элеккеге колхоз фермасы яныннан бик күп күләмдә черемә ташыла, 1997 елда янган иске мәктәп калдыклары, бик күп мичләрнең һәм мәктәпнең үзенең фундамент калдыклары чистартыла, Красный Бор энергосеть хезмәткәрләре һәм Әгерҗе леспромхозының Девятерня лесоучастогы эшчесе Муллахметов Рафаэль ярдәме белән янган мәктәп территориясе  кирәксез электр баганалары, башка кирәкмәгән каралтылардан арындырыла. Мәктәп җитәкчелеге Можга питомнигы, Удмурт дәүләт университеты, Ижевск авыл хуҗалыгы академиясе һәм академия каршындагы Завьялово селекция үзәге галимнәре белән тыгыз эшлекле элемтә урнаштыра. Бакчадагы барлык культураларның элитар сортлары булдырыла, бакчага йөзләрчә төп алма, карлыган һәм башка агач һәм куаклар утыртыла. Берничә ел эчендә бакча һәр ел саен 50-70 мең күләмендә чиста табыш бирә башлый. Шушы акчага мәктәпкә трактор алына, бакча эшләрендә ул зур ярдәмчегә әйләнә, балаларны ел әйләнәсендә бушлай витаминлы экологик чиста яшелчә, җиләк-җимеш белән ашату мөмкинлеге  туа.

Мәктәпнең материаль-техник базасы ныгый: спонсорлар ярдәме белән УАЗ-3162 микроавтобусы, ДТ-75  тракторы алында. Районда беренчеләрдән булып моңа кадәр Нарат һәм Гали авылларыннан җәяү йөргән укучыларны ташу оештырылды.

2002 нче елның 15 нче июнендә авылыбыз һәм мәктәп тарихында истәлекле зур вакыйга – мәктәбебезнең 75 еллык зур юбилее билгеләнеп үтелә. Дөресен әйткәндә, авылыбызда мәгариф, уку-укыту  йортларының  барлыкка  килүе һәм үсеше 75 ел элек, ягъни 1927 нче елда гына башланмаган. Сүз яңа типтагы  авыл укучыларын масса төсендә белем  алырга мөмкинлек биргән совет мәктәбе турында  бара. 1927 нче елга  кадәр дә авыл тоташ надан  һәм мәктәпсез булмаган! Бу турыда автор тарафыннан хронологик рәвештә  алдарак язып үтелде.

Татарстан Республикасы  Министрлар  кабинетының 2004 елның 9 февралендә чыккан 132-р номерлы боерыгы нигезендә якташыбыз,  күренекле татар  шагыйре һәм композиторы Л.Айтугановның исемен мәңгеләштерү йөзеннән Девятерня урта гомумбелем бирү  мәктәбенә Ләбиб Айтуганов исеме  бирелә.

Мәктәбебезгә Ләбиб Айтуганов исеме бирелгәннән соң педсовет карары белән уку елы эчендә укуда һәм укудан тыш юнәлешләрдә курсәткән зур уңышлары өчен аерым укучыларга ел саен Ләбиб Айтуганов исемендәге премия бирелә башлады, 2003-2004 уку елыннан башлап 14 ел буенча мондый уңышка 26 укучы иреште, Бакиров Камил һәм Бакирова Фәнзияләрнең кызлара Бакирова Айсинә мондый премиягә 6 тапкыр лаек булды.

Техперсонал белән мәктәптә 1993 нче елдан шофер булып эшкә урнашкан, ә 1997 нче елдан 2014 нче елга кадәр завхоз булып эшләгән Файзуллин Рифкат Файзулла улы җитәкчелек итә. Эш барышында техперсонал үзләренә тапшырылган эшкә бик җаваплы карый: көндез һәм төнлә дежурлык һәм каравыл өзелми, мәктәптән һәм территориядән бер әйбернең дә югалганы булмый, һәр көнне мәктәп чистартыла-җыештырыла, бик күп гөлләр утыртыла, техника һәм хезмәт куркынычсызлыгы таләпләре төгәл үтәлә.

2010 нчы елдан соң Девятерня мәктәбе

2010 елның 10 нчы сентябреннән  мәктәп белән Габбасов Айнур Габделнур улы җитәкчелек итә башлады. Шул ук елны укыту – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасы энергияле яшь белгеч, беренче квалификацион  категорияле тарих укытучысы  Рахматуллин Ирек Рафаэль улына тапшырылды. Тәрбия эшләре белән  югары категориягә ия булган Гатауллина Гөлүсә Валиулла кызы җитәкчелек  итте. Бу чорда Девятерня мәктәбендә барысы 65, Гали филиалында 3 укучы белем алды,  мәктәпкәчә яшьтәге балалар бакчасында 15 бала тәрбияләнде. Коллективта барысы 35 хезмәткәр көч куйды, шуларның 20 се педагогик хезмәткәрләр, 15 е техник хезмәткәрләр. 2012-2013 уку елында директорның укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары итеп, татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Шәрипова Гөлия Мәгъсүм кызы билгеләнде.

2015-2016 нчы уку елында мәктәбебез икенче сулышын кичерде. Мәктәпкә Татарстан Республикасы президенты тырышлыгы белән Республика казнасыннан ремонт өчен акча бүленеп бирелде. Мәктәп бинасының түбәсе тулысынча профнастил белән ябылды, мәктәпкә керү өлеше (входная группа), спортзал, ашханә ремонтланды, стеналар заманча итеп буялды,  беренче катта идәннәр алыштырылды, электр үткәргечләр тулысынча алыштырылды, җылыту системасы яңартылды,  яңа ишекләр һәм пластик тәрәзәләр куелды

2016 нчы елның августында традицион август киңәшмәсе кысаларында Әгерҗе муниципаль районының барлык белем бирү җитәкчеләре, Әгерҗе районы мәгариф бүлеге методистлары, белгечләре, мәгариф бүлеге җитәкчесе Сафиуллина Вәсилә Гарафутдиновна җитәкчелегендә Девятерня төп гомумбелем бирү мәктәбенең яңа уку елына әзерлеге нәтиҗәләре буенча тәҗрибә уртаклашу максаты белән  семинар уздыСеминар барышында педколлектив эшчәнлегенә югары бәя бирелде.

Быел, 2017-2018 нче уку елында, мәктәп 100 еллык юбилеен каршы алганда мәктәптә барысы 39 бала белем ала, мәктәпкәчә төркеменә 5 бала тәрбияләнә. Коллективта 28 хезмәткәр көч куйя алар: мәктәп җитәкчелеге Габбасов Айнур Габделнур улы, Шарипова Гөлия Мәгсүм кызы, Арсланова Алия Наил кызы, укытучылар Муратова Галия Габдулла кызы, Гатауллина Гөлүсә Вәлиулла кызы, Мөсифуллина Нурия Шамил кызы, Шакирова Зөлфия Хәйдәр кызы, Габбасова Гүзәлия Гыез кызы, Шарипоа Элфира Юныс кызы, Даутова Әльфинур Файзулла кызы, Шәйхутдинов Илдус Нургаян улы, Гараева Гөлйөзем Сабир кызы, Фаррахов Флер Ромим улы, балалар бакчасы торкемендә эшләүче тәрбиячеләр Фархушина Гөлфия Илфат кызы, Габдрахманова Илзирә Илгиз кызы, Халиуллина Сәрия Әнвәр кызы, кече тәрбияче Мусина Альбина Җәвит кызы,  китапханәче Габдрахманова Гөлфия Габдулла кызы, завхоз Гараева Рамилә Рафил кызы, пешекчеләр Нуриева Резедә Назим кызы, Габдрахманова Ләйсирә Сәгыйт кызы, Габдрахманова Фәридә Фаяз кызы, төнге карвылчылар Хуҗиахмәтов Мансур Мөхәммәтдин улы, Бурнышев Илья Владимирович, җыештыручылар Мусина Фәнзилә Самгулла кызы, Шакирова Рәмзия Илтизәр кызы, Бакирова Фәнзия Рәис кызы, Мусина Рузилә Рифкатъ кызы.

Бүгенге көндә коллектив  үзебезнең уртак Ватаныбызны белә һәм ярата торган яшь гражданнар тәрбияләү, туган авылыбыз, туган ягыбызның мәдәни-тарихи, социаль, рухи һәм интеллектуаль кыйммәтләрен, традицияләрен аңлы рәвештә кабул итә һәм баета  торган яшь буын тәрбияли.

Йөз еллык тарихы булган Девятерня мәктәбе һәрвакытта районыбыз һәм илебез мәктәпләре арасында иң яхшылар санында йөрде. Бүгенге көндә дә, Ләбиб Айтуганов исемен горур йөртүче мәктәбебез һәрдаим иң алдынгылар арасында искә алына. Бу мәктәпнең, һәрвакыт татулыгы һәм бердәмлеге белән аерылып торучы хезмәт коллективының зур тырышлыгы нәтиҗәсе!

“Девятерня мәктәбенең 100 еллык кыскача тарихы” исемле әлеге хезмәтнең авторы үз алдына авылда дөньяви мәктәпнең барлыкка килгән көненнән башлап бүгенге көнгә кадәр үсешен өйрәнүне максат итеп куйган иде. Максатка ирешү өчен бик зур күләмдә тарихи әдәбиять тикшерелде, архив материалларына анализ ясалды, өлкән яшьтәге авылдашларның истәлекләре тупланыды, фотоальбомнар булдырылды. Болар барысы да максатка ирешү өчен бик зур әһәмияткә ия иде. Мәктәп тарихын язарга булышкан һәркемгә тирән рәхмәтемне белдерәм, мәктәп тормышы белән бәйләнгән һәркемне 1 декабрь көнне мәктәбебезнең 100 еллык юбилее тантанасына   чакырабыз.

Илдус ШӘЙХЕТДИНОВ,

Девәтернә мәктәбе укытучысы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International