Әгерҗе укучылары “Кулланучылар хокукларын яклау“ олимпиадасында катнашты

2017 елның 24 ноябре, җомга

Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе мәктәп укучылары арасында “Кулланучылар хокукларын яклау“ олимпиадасы уздырган иде.

Район хакимиятендә әлеге олимпиадада катнашкан районыбыз укучыларын һәм аларның җитәкчеләрен бүләкләү тантанасы булды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчесе Гөлшат Вафина Тирсә мәктәбеннән Гүзәл Муллахмәтова, 4нче мәктәптән Ульяна Смолина, Элина Ахтиманкинага Мактау грамоталары тапшырды. Ә аларның җитәкчеләре Клара Муллахмәтова һәм Ирина Камалова Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

–       Олимпиадада катнашкан укучыларга, аларны әзерләгән мөгаллимнәргә зур рәхмәт. Бу бәйге безнең инспекциядә берничә ел рәттән уздырыла һәм анда катнашучылар елдан-ел арта. Быел, мәсәлән, дүрт мең укучы үзен сынады, – диде Гөлшат Вафина. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International