Ун илдә һәм егерме төбәктә “Татарча диктант" язачаклар

2017 елның 24 ноябре, җомга

25 ноябрьдә ун илдә һәм егерме төбәктә “Татарча диктант” язачаклар.

Узган ел әлеге чараны ун шәһәрдә оештырган булганнар.

Ә быел Гарәп Әмирлекләре, Америка Кушма Штатлары, Германия, Канада да кушылган. Ә киләсе елга Татарстанның барлык районнары һәм Россиянең 30-50 төбәген алып, илләрне дә күбәйтеп язачакбыз, диләр оештыручылар.

Катнашучылар татар теленнән орфографик һәм грамматик хаталарын тикшерер өчен, татар әдәбиятының классик язучысы Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" әсәреннән өзек язачак. Татар теленнән диктантларны күренекле тел белгечләре һәм профессорлар тикшерә. Белем бирү акциясенең һәр мәйданында диктант текстын атказанган сәнгать эшлекләре, язучылар һәм танылган алып баручылар укыячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International