Яңа Акхуҗада каз өмәсе узды

2017 елның 24 ноябре, җомга

Ел саен борынгыдан калган матур йола – каз өмәсе уздыруны сагынып көтеп алабыз. Без үскәндә өмәдә күбрәк яшь кызлар-җилкенчәкләр катнаша иде. Ә хәзер ул 65-75 яшьлек “кызлар“ белән уза.

Яңа Акхуҗада Вәзирә–Галинур Хәмитовларда үткән каз өмәсе яшь чакларыбызны искә төшерде. Дус-туганнар белән рәхәтләнеп гөрләшеп эшләү бик күңелле булды. Әлфирә Мөхәммәтшина, Зөлфирә Нәбиева, Айсылу Шакирҗанова, Әлфирә Йосыпова, Фәрүзә Гыймазова, Вәзирә Хәмитова – барыбыз да икешәр каз йолыктык. Мәзәкләр сөйләп көлешеп тә алдык. Фәрүзә хромкада уйнаганда өй эче җыр-моңга тулды.

Әбиләр мамык йолкыйлар

Җырлашып-көлеп кенә.

Аларның шат тавышлары

Яңгырый тирә-юньгә.

Яланаяклы балачак,

Ачлы-туклы замана.

Шул заманнар искә төште

Өмәдә утырганда.

Казларыбыз бик чиста булды. Аларны юып эшне төгәлләгәч, хуҗабикә Вәзирә һәм аларның кызы Ләйсән каз маенда пешергән тәбикмәк, коймаклар белән сыйланып, тәмләп чәй эчтек.

Зәмфирә ДӘҮЛӘТШИНА.

Яңа Акхуҗа авылы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International