28 ноябрьдә Россия күләмендә “Юмарт сишәмбе“ акциясе уза.
Инвалидлар декадасы якынлашканда ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә кирәк-яраклар җыю оештырыла. Райондашлар аларга памперс, ходунки, кул һәм култык таяклары белән булыша алалар.
Шулай ук “Салкын кышка – җылы бүләкләр“ акциясе башлануын да хәбәр итәбез. Оста куллар бәйләгән җылы оек-бияләйләр күпбалалы һәм матди яктан аз тәэмин ителгән гаиләләргә бүләк ителәчәк. Әйберләрне “Өмет“ халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә китерә аласыз. Адрес: К.маркс урамы, 11а йорты, 9 кабинет. Телефон: 25333.