Кадыбашта яшәүче Рәмзия ханым могҗизалар тудыра

2017 елның 28 ноябре, сишәмбе

Рәмзия исеме гарәпчәдән үрнәк дигәнне аңлата. Чыннан да, миһербанлыкта, киң күңелле булуда, осталыкта бик күпләргә үрнәк Кадыбашта яшәүче Рәмзия НАСЫЙФУЛЛИНА.

ТОРМЫШ БОРЫЛМАЛАРЫ

Рәмзия бик кызыксынучан, тәвәккәл, тырыш булып үсә. Нинди эшкә тотынса да кулы ятып тора аның. Бик кечкенәдән әти-әнисенең кул арасына кереп, эш серләренә өйрәнә. Сарапулда тегүче һөнәренә ия булгач, хезмәт юлын да шунда башлый яшь белгеч. Яңадан язмыш җилләре аны туган авылына алып кайта. Кадыбаш егете Дилүс белән гаилә коралар. 

Сынаулары да күп була Рәмзиянең. Каенатасы, тормыш иптәше вафат булгач, каенанасы Фәрхинур апаны бик кадерләп тәрбияли ул. Көн саен берничә тапкыр аның янына бара, ашата, юындыра, җыештыра, кирәкле бөтен әйберләрен алып кайта. Фәрхинур апа, хәер-догасын калдырып, “рәхәт яшә“ дигән соңгы теләген әйтеп күзләрен йома.

–       Без дә кешеләргә бик ярдәмчел булдык, кызыбызны да кечкенәдән шулай тәрбияләдек. Күршеләр анда-монда киткәндә өйләрендә кала, кирәк чакта булыша да ул. Рәмзиянең беркайчан да “булдыра алмыйм“ дигәнен ишеткән юк. Күңеле киң аның, – дип кызы турында горурланып сөйләгән иде шушы көннәрдә бакыйлыкка күчкән Мөсәлия апа соңгы очрашуыбызда.

–       Холкы белән дә ипле Рәмзия апа. Кешене игътибар белән тыңлый белүе, ярдәмчеллеге сокландыра. Авылыбызның алтын куллы остасы да әле ул,  – ди күршеләре Алсу Салихова.

Татар хатын-кызларына хас тыйнак, сабыр, һәрчак ачык йөзле игелек иясе бүгенге көндә дә бик саваплы гамәл башкара: өлкән яшьтәге әтисен тәрбияли.

 

КАМИЛЛЕКНЕҢ ЧИГЕ ЮК

Рәмзия аш-су остасы буларак Кадыбашта гына түгел, районда да билгеле. Туй, юбилей, туган көн, никах мәҗлесе үткәрүчеләр бик еш аңа мөрәҗәгать итәләр. Ул ясаган һәм матур итеп бизәлгән чәкчәкләр хәтта Франциягә дә барып җиткән.

Бәлеш-пирогларның да ниндиен генә пешерми ул: ит, күрәгә, кара җимеш, алма, балан, карлыган, кура җиләге, шомырт белән... Катламалары да бик тәмле була.

Үзенчәлекле кием тегәргә кирәк булса да авылдашлары Рәмзиягә мөрәҗәгать итә.

–       Рәмзия теккән киемнәр заманча булуы белән аерылып тора. Күргәзмәләр булганда Рәмзиянең төрле материаллардан ясаган эшләнмәләре, теккән киемнәре, йомшак уенчыклары авылдашларда соклану уята, – диде Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов.

Чынлап та, күз явын алырлык ул ясаган уенчыклар. Өй түрендәге әкияти почмакта Рәмзия ханым теккән-чиккән, бәйләгән киемнәрдән кәҗә, сарык, керпе, маймыл, пар күгәрченнәр урын алган. Ә аларның үзенчәлекле баш киемнәре милли бизәкләр белән баетылган. Вазалардагы чәчәкләрнең дә ниндиләре генә юк: кәгазьдән ясалганнары, төрле җепләрдән бәйләнгәннәре...

Үзендә булган фантазияне һәм күрше кызлары Лениза һәм Азалия белән интернет аша өйрәнгән ысулларны актив кулланып осталыгын арттыра Рәмзия. Камиллекнең чиге юк бит. Рухи яктан бай, иҗади булуы өйләренең һәр почмагыннан күренеп торган останың шөгыльләре турында яратып сөйләвен сокланып тыңладык. Димәк, яшәешебезне ямьләрдәй күңел бизәкләре киләчәктә дә бик күп булачак әле аның.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Автор фотосы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International