Әгерҗелеләргә “Авангард“ кинотеатрында “Гыйшык алмасы“ киносы күрсәтелде. Киноның асылында – кеше язмышына сугышның тәэсире. Төп герой – хыялында яшьлегенә кайткан сугыш ветераны. Сугыш җимергән язмышлар, мәхәббәт турындагы бу кыскаметражлы фильмда төп рольне танылган язучы, драматург Рабит Батулла җанны тетрәндерерлек итеп уйный. Кино ахырында Ренат Харис тәрҗемәсендә Ян Френкельнең “Журавли“ җыры яңгырый. Киноны күз яшьләрсез генә карау мөмкин түгел.
Бу көнне Әгерҗе тамашачылары белән очрашуга продюсер Наталья Топал, режиссер Фәрид Дәүләтшин, оператор Михаил Соколов та килгәннәр иде. Фильмнан соң алар тамашачылар белән әңгәмә кордылар. Аннан аларның тагын бер иҗат эшеннән өзек күрсәтелде. Рабит Батулланың “Кичер мине, әнкәй“пьесасы буенча төшерелгән “Инсаф“ киносы танылган язучыбызның 80 еллыгы юбилеена әзер булачак.