Каты куллы Әгерҗе егет-кызлары Россия чемпионатына бара

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Түбән Новгородта Идел буе федераль округы буенча каты куллылар арасында узган ярышта беренче-бишенче урыннарны алган Әгерҗе спортчылары январьда Екатеринбургта булачак Россия беренчелегендә катнашу хокукы алды.

Әлеге зур бәйгедә барлыгы 330 егет-кыз катнашты. Безнең район данын Руслан Закиров җитәкчелегенедә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә кул көрәше белән шөгыльләнүчеләр яклады. Дәниф Галиуллин – беренче, Батыр Чураев, Рузилә Шаһиева – бишенче, Рамил Кирамов тугызынчы урыннарны алдылар.

Ххх

Районыбызда туып-үскән, әлеге бәйгедә беренчелекне яулаган Миләүшә Гыймранова, Альмира Хәбибуллина, Жирайр Габриелян да Россия чемпионатында катнашачаклар.

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International