Әгерҗе фермерларына – Дипломнар һәм акчалата премия

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Алабугада авыл халкының эшчәнлек активлыгын үстерү мәсьәләләре буенча узган төбәкара семинар-киңәшмәдә безнең районнан да район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин, авыл җирлекләре башлыклары катнаштылар.

Киңәшмәдә иң яхшы шәхси хуҗалыклар, иң нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән гаилә фермалары башлыкларын хөрмәтләү тантанасы да булды. Гали авылында тугыз сыер һәм күпсанлы мөгезле эре терлек асраучы Флүр ФӘРХУШИН  – “Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык“, Шаршадыдан терлекчелек белән шөгыльләнүче Ирек НУРМӨХӘММӘТОВ, “Иң яхшы гаилә терлекчелек фермасы“ номинацияләрендә җиңү яулап, Дипломнар һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр. Аларга әлеге олы бүләкләрне Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International