Мәктәпләрдә юбилейлар уза

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Иртәгә сәгать 9да районыбыз җитәкчеләре, мәгариф идарәсе белгечләре, мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар, мөгаллимнәр Девәтернә мәктәбенең 100 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнаша.

ххх

15 декабрьдә Исәнбайда мәктәпнең 120 еллыгын зурлап үткәрәчәкләр. Бәйрәм чаралары сәгать 9да мәктәптә башлана. Сәгать 11дә Мәдәният йортында котлаулар, концерт булачак. Исәнбайлылар төрле елларда мәктәп тәмамлаган укучыларын юбилей тантанасына көтеп калалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International