“Тормыш ул – көрәш“, диләр Иске Эсләктә яшәүче Гыйззәтуллиннар

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

Юкка гына “тормыш ул – көрәш” димиләрдер. Авыру аяктан еккач та яшәү өчен көрәшүче көчле ихтыярлылар күп арабызда. Иске Эсләктә яшәүче Раил ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН – шундыйларның берсе.

ӨМЕТ ЯШӘТӘ

“Татарстан” колхозының алдынгы шоферы була Раил. Колхоз рәисен дә йөртә, автобуста да эшли, “Урал” машинасын да иярли.

–       Кемгә утын ташырга кирәк, кемгә – печән, берсен дә борып җибәрмәде, һәркемгә ярдәм кулы сузарга тырышты, – ди җәмәгате Рәзидә ханым.

Менә шулай 21 елдан артык җир җимертеп эшли ул. Бик зур йорт салып керәләр.  Ике кыз, бер уллары матур гына үсеп килә. Шул чакта авыр чир сагалап торган дип кемнәр уйлаган?! 2003 елда йөрәк авыруы белән группага чыга. Ун елдан соң йөрәгенә операция ясыйлар, ике ел узгач инсульт була.

–       Инсульт булганнан бирле юньләп өйгә кайтып кергәнебез дә юк инде. Әле бер  хастаханә юлын таптыйбыз, әле икенчесен. Савыгу өмете йөртә һаман, – ди Рәзидә.

–       Аның бу сүзләрен башын кагып җәмәгате дә раслый. Бик тә җор телле булган, һәрчак шаян сүзләр сөйләп башкаларның күңелен күтәрергә яраткан (сүз уңаеннан: Раил абыйның туган көне дә 1 апрельдә икән) гаярь ир-егетнең үзенең дә кабат тулы тормыш белән яшәүгә өмете бик зур.

–       Табиблар нәрсә әйтсә, барысын да бернинди карышусыз үтәргә тырыша, – ди җәмәгате.  

 

ЯЛГЫЗ ТҮГЕЛ

Кайчандыр башкаларга бик теләп булышкан Раил бүген үзе ярдәмгә мохтаҗ.

–       Әле ярый, улыбыз Рамил, киленебез Гөлназ күрше Кадыбашта гына төпләнеп яшиләр. Кайчан кирәк, шул чакта килеп җитәләр, – ди Рәзидә.

Әгерҗедә яшәүче кызлары Гөлназ, Васильевода гомер кичерүче Гүзәлләре дә  туган нигез сукмагына  тузан төшермиләр.

–       Үземнең 83 яшьлек Рабига әнием дә бик булыша. Күршеләребез дә бик яхшы, медицина хезмәткәрләре дә бик кешелекле, – дип дәвам итә.

Ә оныклары ничек ярата бабаларын?! Муенына сарылып кочаклаганда яшәү, терелү өмете тагын да арта торгандыр Раилнең. Ә бу – бик тә мөһим.  

 

КУЛЛАРЫ АЛТЫН

–       Раил белән хастаханәләрдә, тернәкләндерү үзәкләрендә дәваланганда тик тормыйм дип кул эшләре белән шөгыльләнә башладым. Хәзер шулардан башка яши алмыйм, – ди Рәзидә ханым.

Аның алтын куллары ниләр генә тудырмаган инде: сәйләннән бик матур беләзекләр, кечкенә сандыклар, кәгазьдән чәчәкләр, газетадан кошлар, тәңкәләрдән агачлар... Картиналар, паннолар, бәйләгән әйберләр, тагын әллә ниләр бар. Рәзилә ханымның кул эшләреннән ясалган күргәзмәсе, район Мәдәният сараенда да тәкъдим ителеп, лаеклы бәясен алган. 

–       Шушы матурлыкны тудырганда дөнья мәшәкатьләре беразга булса да онытылып тора, күңел күтәрелеп китә, – ди ул.

...Әле күптән түгел генә “Идел” тернәкләндерү үзәгендә булып кайткан Гыйззәтуллиннар гаиләсе.  Озакламый Боровое Матюшинога барырга ниятләп торалар. Сабыр, ихтыяр көчле һәм, иң мөһиме, авыруга каршы көрәштә бердәм булган бу гаиләне Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын иде.

Дания АБЗАЛИЕВА.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International