Көчек мәктәбендә Экология елын йомгаклауга багышланган чара узды

2017 елның 8 декабре, җомга

Бүген Көчек мәктәбендә Экология елын йомгаклауга багышланган чара узды.

Әлеге зур чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориясе баш белгече Владимир Мозаффаров, район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, Көчек авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтов, “Кичке Таң“ заказнигы директоры Әһли Фәйзуллин, балалар бакчалары мөдирләре, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, биология һәм география укытучылары катнашты.

Семинарга килүчеләр иң башта районыбызның мәгариф учреждениеләре тарафыннан әзерләнгән бик бай күргәзмәне карадылар. Түгәрәк өстәл артында Экология елында башкарылган эшләргә йомгак ясадылар. Көчек мәктәбенең укытучылар коллективы һәм укучылары бу өлкәдә киңкырлы эшчәнлекләрен чыгышларында югары дәрәҗәдә чагылдырдылар.

Экология елында аеруча нәтиҗәле эшләгән мөгаллимнәргә Грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International