Көчек мәктәбендә Экология елын йомгаклауга багышланган чара узды

2017 елның 15 декабре, җомга

Россиядә – Экология, Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы ахырына якынлаша. Шул уңайдан Көчек мәктәбендә районыбызның белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм укытучылары катнашында Экология елында башкарылган эшләргә йомгак ясауга багышланган зур чара узды.

АККОШ, ТӨНБОЕК, ҖӘНЛЕК СЫННАРЫ

Семинарга килүчеләр иң башта мәгариф учреждениеләренең экологик тәрбия һәм белем бирүдә эш тәҗрибәләрен чагылдырган бик бай күргәзмә-презентацияне карадылар. Көчек мәктәбе укучыларының салам, йомырка кабыгы, мүк, күркәләрдән ясалган эшләнмәләре, Кичкетаңның аккош һәм төнбоеклары, Сарсак-Омга лицееның йомычкадан “тудырылган“ җәнлек сыннары, Әгерҗенең 1нче балалар бакчасы көнбагышлары сокланырлык матур иде.

–       Бу бай күргәзмәне карагач балаларда табигатькә сакчыл караш бакчалардан ук башлануы ачык күренде, – диде район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина. 

 

КЕШЕ ҺӘМ ТАБИГАТЬ – БЕРБӨТЕН

Түгәрәк өстәл артында да сүз башкарылган эшләр, укучыларның төрле бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулавы, табигатькә карата сакчыл караш турында барды. Көчек мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Раилә Галиева укучыларга экологик белем һәм тәрбия бирүдә мәктәп, “Кичке Таң“ заказнигы, Әгерҗе урманчылыгы, ата-аналар белән бербөтен булып эшләүләре турында сөйләде. “Чиста су“ , “Тыюлыклар“, “Байкал көне“ Бөтенроссия экологик дәресләре, “Агач утырту“, “Чистарту айлыгы“ өмәләре, “Кошларны ашатабыз“ акцияләре кебек чаралар балаларны табигатькә тагын да якынайта, диде. Әлеге мәктәп укучыларының “Мин – Россия гражданины“ Бөтенроссия акциясендә җиңү яулавы, “Тормышның яшел утраулары“, “Табигать һәм без“, “Минем җирем“, “Бөек һәм газиз Татарстаным“ кебек республика һәм төбәкара бәйгеләрдә призлы урыннар алулары да мәктәптә экология буенча зур эш башкарылуы турында сөйли. Әлеге белем йортында 20 ел уңышлы эшләп килүче “Мин яши торган төбәк“ түгәрәге актив әгъзасы Ландыш Фәттахова кунакларны үзләре төзегән экологик календарь белән дә таныштырды. Аннан күренгәнчә, 22 март – Сулыклар, 8 сентябрь – Торналар, 12 ноябрь Песнәк көне икән. География һәм биология  укытучылары Фәния Галиуллина һәм Раушания Гыймранованың Көчек авылы топонимикасы, чүпләргә икенче тормыш бирү турындагы чыгышлары да зур кызыксыну уятты. Ә укучылар пластик шешәдән чәчәк газоннарын матурлау-бизәү өчен хайван сыннары, бакчада эшләгәндә кияргә аяк киемнәре, кулга кию, тезне каплау җайланмалары ясау серләре белән дә уртаклаштылар.

Өстәмә белем бирү педагоглары Ләйсирә Мөхәммәтдинова, Илдар Нәбиуллин, Людмила Матвеева әзерләгән “Җир-йортыбызны саклагыз“ исемле әдәби-музыкаль чарада укучылар үсемлек һәм кошларны саклау проблемаларын  чагылдырдылар. Җыр, бию, нәфис сүз аша Песнәк белән Карганың кешеләрдән җимлекләр ясауны, Каенның урмандагы агачларны күпләп кисмәүне, Энҗе чәчәкләрнең үзләрен Кызыл китапка кертү дәрәҗәсенә калдырмауларын үтенүе күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте.

ҖИҢҮ АРТЫ – ҖИҢҮ

9нчы балалар бакчасы мөдире Наталья Красноперова үзләре эшләгән “Боровикның тылсымлы сукмагы“ проекты белән таныштырды. Экологик сукмактан “Төньяк балкышы“ һәм “Ключевская сопка“ вулкан макетларын эшләтеп тә күрсәтте. Әлеге проект белән Казанда “ЭКОлидер“ бәйгесендә җиңеп, бакча коллективы ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрид Абдулганиев кулыннан бүләк тә алган.

Бима мәктәбенең биология укытучысы Елена Самуткина табигатьне саклау буенча  китапханәчеләр белән берлектә зур эш алып барулары турында бәян итте. Бима елгасы ярларын чүптән арындыру, дүрт тонна макулатура җыю, “Бу дөньяны без сакларга тиеш“ дигән баш астында экологик плакатлар, иншалар бәйгесе уздыру, Әгерҗе вокзалында оештырылган фотосурәтләр бәйгесендә катнашу, мәктәпнең юбилеена багышлап 120 агач утырту – болар Экология елында башкарылган эшләрнең кайберләре генә. Мәктәп коллективы “ЭКОяз-2017“ республика акциясендә призлы урын, ә “Чисталык“ Бөтенроссия акциясендә җиңү дә яулаган. Кичкетаң мәктәбенең биология укытучысы Инсаф Галиев мәктәп яны укыту-тәҗрибә участогының мини-экосистема булуы, анда укучылар белән бергә төрле тикшеренү эшләре алып барулары турында сөйләде. Ә 3нче мәктәп ТНВ каналы үткәргән “Безнең йорт – Җир“ акциясендә җиңүче булган.

 

УҢЫШЛЫ ЭШЛӘҮЧЕЛӘРГӘ – МАКТАУ ГРАМОТАЛАРЫ

Район мәгариф идарәсе методисты Рәсимә Гарифуллина, ел нәтиҗәләренә йомгак ясап, иң уңышлы һәм зур эш алып барган мәктәпләрне атады. Менә алар: Бима, Кичкетаң мәктәпләре, Сарсак-Омга лицее.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова экология буенча белем бирү учреждениеләрендә максчатчан тирән эш алып барылуын билгеләп үтте. Семинарда Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориясе баш белгече Владимир Мозаффаров, мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, “Кичке Таң“ заказнигы директоры Әһли Фәйзуллин Экология елында аеруча нәтиҗәле эшләгән педагогларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Укытучылар – Сарсак-Омга лицееннан Надежда Олхаева, Девәтернә мәктәбеннән Зөлфия Шакирова ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Мактау грамотасына, ә 9нчы балалар бакчасы коллективы, Девәтернә мәктәбе укытучысы Гүзәлия Габбасова министрлыкның Рәхмәт хатына лаек булдылар.  

Соңыннан кунаклар, хуш исле витаминлы чәй тәкъдим ителүче фитобарда булып, табигать нигъмәтләреннән авыз иттеләр.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International