Тирсәдә балалар өчен тау ясаганнар

2017 елның 19 декабре, сишәмбе

Икенче ел рәттән инде Яңа ел алдыннан Тирсә авылындагы Мәдәният йорты каршына агачтан тау ясыйлар.

Быелгы тауның озынлыгы тугыз метр озынлыкта булган. Аны шимбә көнне авылның оста куллы ир-егетләре ясаган. Шул кичне үк тау яны бала-чаганың шат авазына күмелгән. Әти-әниләре белән бергәләп тау шуарга килүчеләр бик күп булган. Хәзер Тирсә авыл җирлеге Советы Мәдәният йорты тирәсенә кар сыннары ясау буенча авыл халкы арасында бәйге игълан иткән. Иң матур сын ясаучыларны бал-маскарадта бүләкләячәкләр. Әлеге мәйданчыкка шушы көннәрдә урман чибәркәе – чыршы да урнаштырачаклар. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International