Бу атнада Әгерҗедә Яңа ел бәйрәмнәренә старт бирелә

2017 елның 19 декабре, сишәмбе

Бу атнада районыбызда Яңа ел бәйрәмнәренә старт бирелә.

21 декабрьдә район Мәдәният сараенда – аз тәэмин ителгән, күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид балалар өчен – Чыршы бәйрәмнәре.

23 декабрьдә – Кыш бабайлар һәм Кар кызлары фестивале, төп Чыршыны ачу тантанасы.

25 декабрьдә – Казанда республика Чыршы бәйрәме. Анда районыбыз мәктәпләренең иң алдынгы 28 укучысы катнаша.

26 декабрьдә – 3нче мәктәптә сәләтле һәм актив укучылар, тәрбиягә алынган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен Яңа ел тамашалары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International