Әгерҗе районында “Кышкы әкият“ смотр-бәйгесе игълан ителә

2017 елның 19 декабре, сишәмбе

20-27  декабрьдә шәһәрне һәм авылларны Яңа ел бәйрәменә бизәү буенча “Кышкы әкият“ район смотр-бәйгесе игълан ителә.

Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләрдә билгеләнәчәк:

“Кышкы бизәкләр“ (бюджет оешмалары);

“Кар шәһәрчеге“ (күпкатлы йортлар);

“Иң матур Яңа ел ишегалды“ (шәхси йортлар);

“Кар патшалыгы“ (кече эшмәкәрлек объектлары);

“Кар патшабикәсе дөньясында “ (авыл җирлекләре);

“Яңа ел әкиятендә кунакта“ (предприятие һәм оешмалар арасында).

ххх

Бәйге нәтиҗәләре буенча Рәхмәт хатлары тапшырылачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International