Яңа елда – сигез көн ял

2017 елның 19 декабре, сишәмбе

Республика халкы январьда 8 көн рәттән ял итәчәк.

ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы январьдага ял көннәре турында мәгълүмат җиткерә.

РФ Хезмәт кодексы нигезендә, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 январь – Яңа ел каникуллары, ә 7 январь – Раштуа бәйрәме эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.

2018 елда эшләми торган бәйрәм көннәре – 6 һәм 7 гыйнвар ял көннәренә – шимбә-якшәмбегә туры килә. Шулай итеп, 6 январь ялы – 9 мартка, 7 январьныкы – 2 майга күчерелә.

Шул рәвешле, биш көнлек эш атнасы буенча эшләүчеләр 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7 һәм 8 январьда ял итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International