Кәефең ничек, райондаш?

2017 елның 20 декабре, чәршәмбе

Зәлия ҖӘМИЛЕВА,

Әгерҗе шәһәре:

–       Азин урамындагы баганаларда соңгы тапкыр лампаларны кайчан алыштырганнарын да хәтерләми идек инде. Машиналар тыз-быз йөреп торучы урамда кичен җәяүлеләр өчен аеруча куркыныч булды. Ниһаять, күптән түгел Илфат Ямалиев җитәкчелегендәге “ЭнергоСервис“ ширкәте энергетиклары баганаларга лампалар куйдылар. Яп-якты хәзер безнең Азин урамы. “Җиргә төшкән энәне дә табып була“, дип күршеләр белән шаяртып та алабыз хәтта. Безне сөендергәннәре өчен зур рәхмәт энергетикларга. Аларны 22 декабрьдә булачак һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, эшләрендә уңышлар телибез.

 

Әлфирә НИЗАМОВА,

Исәнбай авылы:

–       Бу көннәрдә башкалабыз Казанда әле мин. Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышына килгән идем. Елга бер тапкыр республикабызның каләм осталарын җыючы әлеге зур чарада катнашу – үзе бер олы бәхет ул. Язучылар белән очрашу, яңалыклар белән уртаклашу, берлеккә яңа әгъзалар кабул итү, мәрхүм каләм ияләрен искә алу, юбилярларны котлау – барысын да үз эченә ала әлеге җыелыш. Бик күп мәгълүматлар белән беррәттән, “Казан утлары“ журналы мөхәррире итеп яшь галим һәм талантлы язучы Рөстәм Галиуллин билгеләнгәнен хәбәр иттеләр.

2018 елда “Бер уч яктылык“ дип исемләнгән яңа шигырьләр китабым дөнья күрәчәген белеп тә бик сөендем. 

 

Марсилә МУЛЛАХМӘТОВА,

2нче мәктәп укытучысы:

–       Ижауда Халыклар дуслыгы йортында балалар арасында узган “Йолдызлы яңгыр“ исемле төбәкара фестивальнең гала-концертында катнашып кайттык. Әгерҗенең сәхнәгә гашыйк балалары әлеге чарада Татарстан данын яклап чыгыш ясадылар. Фестивальнең беренче этабына видеороликлар юллаган идек. Жюри әгъзалары, һәр чыгышны энә күзеннән уздырып, иң-иңнәрен гала-концертка сайлап алган. Анда Удмуртиянең төрле район-шәһәрләреннән дә бик күп балалар осталыкларын күрсәттеләр. Ләйсән Гайфуллина җитәкчелегендәге “Академия детства“ бию коллективы, минем җырчыларым – “Кап-Эль“ ансамбле кызлары һәм Илнара Шиабетдинованың “Golden” төркеме биючеләре – беренче, җырчы кыз Аделия Гобәйдуллина (җитәкчесе – Елена Скворцова) – икенче һәм Әгерҗе сәнгать мәктәбеннән “Здравствуй, песенка“ ансамбле (Гүзәл Сәләхиева) өченче дәрәҗә лауреат  булдылар.

Балалар Яңа ел тамашасын карап хозурландылар һәм Кыш бабайдан күчтәнәчләр дә алдылар.  

 

Рафил ЗАКИРОВ,

Тирсә авыл җирлеге башлыгы:

–       Икенче ел рәттән Яңа ел алдыннан авылыбыз Мәдәният йорты каршына агачтан тау ясыйбыз. Быелгы тауның озынлыгы – тугыз метр. Аны шимбә көнне авылыбызның оста куллы ир-егетләре ясады. Шул кичне үк тау яны бала-чаганың шат авазына күмелде. Әти-әниләре белән бергәләп тау шуарга килүчеләр бик күп булды.

Хәзер Мәдәният йорты тирәсенә кар сыннары ясау буенча авыл халкы арасында бәйге игълан иттек. Иң матур сын ясаучыларны бал-маскарадта бүләкләячәкбез. Шушы көннәрдә әлеге мәйданчыкка урман чибәркәе – чыршы да урнаштырабыз.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА сораштырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International