“Әгерҗе хәбәрләре“нә язылсаң, котлауны ярты бәягә бирәсең

2017 елның 22 декабре, җомга

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2018 елның беренче яртыеллыгына район газетасына язылу төгәлләнергә нибары сигез көн вакыт калып бара.

Сезгә күңелле хәбәр җиткерергә ашыгабыз. Әгәр “Әгерҗе хәбәрләре“нә языласыз икән, киләсе елга газетага бер тапкыр котлауны илле процент ташлама белән бирә аласыз. Моның өчен котлау бирүченең редакциягә квитанция белән килүе генә сорала.

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы хезмәткәрләре һәр әбунәчегә истәлек бүләге дә әзерләде: 2018 елгы бик матур календарьны сез газетаның беренче саны белән алачаксыз.

Язылу бәясе: почтада – 660, редакциядә һәм хезмәт коллективларында 396 сум. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International