Районда Чыршы бәйрәмнәренә старт бирелде. Аның беренчесен район Мәдәният сараенда аз тәэмин ителгән, күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “РИТЭК“ оешмасы уздырды.
Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә Куян, Хамелеон, Янут балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар. Бәйрәм тантанасы җыр-биюләр, бәйге-уеннар белән үрелеп барды. Бу көнне 140 балага “РИТЭК“ оешмасының Яңа ел күчтәнәчләре таратылды.