23 декабрьдә Әгерҗедә беренче тапкыр Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады була.
Ул 16 сәгатьтә “Яшьлек“ паркында башлана. Аннан Мәдәният сарае каршындагы чыршы янында – зур бәйрәм. Төп чыршыда утлар кабынганнан соң биредә флеш-моб, төрле уеннар, бәйгеләр оештырылачак.