Әгерҗедә яшь парны алтын юбилярлар котлады

2017 елның 26 декабре, сишәмбе

Әгерҗенең ЗАГС бүлегендә яшь пар Лилия–Сергей МОЙСЕЕНОКларның язылышу тантанасы булды.

Матур традиция буенча яшьләргә әти-әниләре, якыннары һәм дусларыннан тыш, “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гүзәл Усманова һәм сәяси совет әгъзасы Римма Гыйльметдинова иң матур, җылы теләкләрен җиткерделәр, бәйрәм бүләкләре тапшырдылар. Яшьләрне 50 ел бергә гомер кичерүче, күптән түгел алтын туйларын билгеләп үткән Кичкетаңда яшәүче Дөфәр–Сәяр Хисамовлар да тәбрикләргә килгән иде.

–       Илле ел парлы гомеребез илле көн кебек сизелми дә узып китте. Сез дә шулай бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп яшәсәгез, ел артыннан ел узганын сизмәссез дә, – диделәр юбилярлар яшьләргә.

Әти-әниләрен алтын туйлары белән балалары да тәбрикләделәр.

–       Безнең кадерлеләребез алтынга тиң кешеләр. Без алар белән горурланабыз, – диде кызлары Лилия әти-әнисенә чәчәкләр тапшырганда.

Римма Гыйльметдинова һәм Гүзәл Усманова юбилярларга да истәлек бүләкләре һәм район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International