Әгерҗедә Яңа ел бәйрәмнәре гөрли

2017 елның 26 декабре, сишәмбе

Әгерҗедә һәм авылларда Яңа елга багышланган бәйрәм тантаналары гөрли. Бу көннәрдә балалар бакчалары, мәктәпләрдә Кыш бабай һәм Кар кызы балаларны күңел ачтыра, аларга бәйрәм бүләкләре тараталар.

25 декабрьдә – Казанда республика Чыршы бәйрәме. Анда районыбыз мәктәпләренең иң алдынгы 28 укучысы катнашты.

26 декабрьдә – 3нче мәктәптә сәләтле һәм актив укучылар, тәрбиягә алынган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен Яңа ел тамашалары.

Ххх

20-27  декабрьдә шәһәрне һәм авылларны Яңа ел бәйрәменә бизәү буенча “Кышкы әкият“ район смотр-бәйгесе игълан ителә.

Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләрдә билгеләнәчәк:

“Кышкы бизәкләр“ (бюджет оешмалары);

“Кар шәһәрчеге“ (күпкатлы йортлар);

“Иң матур Яңа ел ишегалды“ (шәхси йортлар);

“Кар патшалыгы“ (кече эшмәкәрлек объектлары);

“Кар патшабикәсе дөньясында “ (авыл җирлекләре);

“Яңа ел әкиятендә кунакта“ (предприятие һәм оешмалар арасында).

ххх

Бәйге нәтиҗәләре буенча Рәхмәт хатлары тапшырылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International