Теннис уйнаучылар Иж-Бубыйга җыелды

2017 елның 26 декабре, сишәмбе

Иж-Бубый урта мәктәбендә әлеге авылның атаклы сәүдәгәре Мөхәммәтҗан хаҗи Әхмәтҗанов беренчелегенә өстәл теннисы буенча уеннар узды. Теннис уйнаучылар түбәндәге төркемнәрдә көч сынаштылар: 12-16 яшьлек яшүсмерләр, 16 яшьтән зуррак ир-егетләр, 12 яшьтән зуррак хатын-кызлар. Уенда катнашу өчен Әгерҗедән, Иж-Бубыйдан, Сарсак-Омгадан, Ижаудан барлыгы 30дан артык спорт сөюче килгән иде. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина сәламләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International