Яңа уку елына Күләгәштә мәктәп ачыла

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

2018-19 елында Казан, Чаллы, Түбән Кама, Чистайда һәм Әгерҗе районында – барлыгы ун мәктәп үз ишекләрен ачачак.

Безнең районда 30 балага исәпләнгән яңа башлангыч мәктәп-балалар бакчасы Күләгәштә төзелә. Аны Тигран Агаджанян җитәкчелегендәге “СтройГигант“ ширкәте төзүчеләре сафка бастыра. Хәзерге вакытта бинаның стеналары күтәрелгән, түбәсе ябылган. Төзүчеләр биредә эчке эшләрне башкаралар. 

–       2018 елның 1 сентябрендә Күләгәш балалары укырга заманча мәктәпкә киләчәкләр, – ди район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина. 

Белешмә:

2018 ел башында Әгерҗедә “Радуга талантов“ балалар иҗаты йортын ачу да күздә тотыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International