Локомотив депосында конфеттан – сәгать, кәгазьдән паровоз ясаганнар

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Эксплуатацион локомотив депосы әлеге оешмада эшләүчеләрнең балалары арасында “Иң яхшы Яңа ел эшләнмәсе“ бәйгесе оештырган.

–       Шунысы сөенечле, бәйгедә гаиләләре белән катнашучылар да күп булды. Искитмәле матур, могҗизаларга бай бәйге булды ул, – ди профсоюз комитеты рәисе Олег Шумков.

Иң яхшы эшләргә бәяне хезмәткәрләр үзләре биргән. Аннан әлеге эшләнмәләрне халык күп йөри  торган урынга матур итеп урнаштырып куйганнар. Әнә, Салават Рәхимовның “Кар бабайның тылсымлы ишегалды“. Ә монысы – Ангелина Вахрушеваның конфетлардан ясаган сәгате. Эдгар Фәттаховның да эте бик матур килеп чыккан. Рома Ахунҗановның әти-әнисе белән бергә ясаган паровозы да күпләрдә соклану уяткан.

Катнашучыларның һәрберсенә Яңа ел бүләкләре тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International