Әгерҗедә яшәүче Рәсимә апа Галләмованы 90 яшьлек юбилее белән алты баласы, кияү-киленнәре, унике оныгы, унбиш оныкчыгы котлады.
Тобада туып-үскән, Тирсә мәктәбендә укыган Рәсимә гомерен Әгерҗе шәһәре белән бәйләгән. Ул башта азык комбинатында хезмәт куйган, аннары район үзәк хастаханәсендә санитарка булып эшләгән. Уңган егет Мөхәммәтдин белән гаилә корып өч ул, өч кыз үстергәннәр. Биш баласы бәхетен туган шәһәребездә тапкан. Тынгысыз җанлы, хәзер дә актив тормыш белән яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Рәсимә Галләмовага “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге җитәкчесе Илназ Сәфәров Рәсәй Президенты һәм район башлыгы котлавын да җиткереп, бүләкләр тапшырды.