Кышкы каникулның соңгы көнендә Әгерҗедә бер ай элек кенә ачылган “Олимп“ физкультура-сәламәтләндерү комплексында балалар арасында Кыш бабай призына йөзү буенча тәүге ярышлар узды.
Бәйгедә катнашучыларны спорт комплекс директоры Рөстәм Гобәйдуллин сәламләде һәм яшь йөзүчеләргә уңышлар теләде.
– Әлеге бассейн ачылуны без күптәннән бик зарыгып көтеп алдык. Биредә бик күп балаларның шөгыльләнүе – безнең өчен зур сөенеч. Без киләчәктә сезнең арада йөзү буенча республикада, Россиядә танылган спортчылар чыгачагына ышанабыз, – диде.
Әле бер ай гына шөгыльләнсәләр дә, балалар йөзү буенча шактый шомарганнар инде. Ярышта төрле яшь категорияләре буенча җиңүчеләр ачыкланды. Аларга Грамоталар һәм бассейнга йөрү өчен сертификатлар тапшырылды.